Татарстанда пенсионерларны тәрбиягә алучылар арткан

Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысасында өлкән яшьтәге 31 кеше өй тәрбиясендә яши башлаган. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, аларны рәхим-шәфкатьле гаиләләр үз канаты астына сыендырган.

Республикада 2019 елдан бирле өлкәннәрне озак вакыт карауга юнәлдерелгән пилот проекты гамәлгә ашырыла. Башта әлеге проект буенча 1638 өлкән кешегә (карауга мохтаҗларның 12 проценты) өстәмә игътибар күрсәтелсә, узган ел андыйлар 3682  кешегә җиткән. Быел 3161 кешегә ярдәм итү күздә тотыла. Шул ук вакытта 33067 пенсионерга (өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның 3,1 проценты) социаль хезмәтләр күрсәтү планлаштырыла.


Фикер өстәү