«Кабер казып, төнлә бер сәгать шунда ятып торырга»: үлем белән шаярырга ярыймы?

Интернет сәхифәләрендә уеннан уймак чыккан очраклар да була. Берничә көн элек «Инстаграм»да бер блогер, кабер казып, төнлә бер сәгать шунда ятып торырга тәкъдим итте. Үлем белән шаярырга ярыймы? Әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Блогер зират янәшәсендә кабер казып, анда ятып карауны ислам кануннарына каршы килә дип санамый. Элек сәхәбәләр кабергә ятып, гомернең кыскалыгын искә төшереп, изге гамәлләр кылырга тырышкан, ди. Бу биремне үтәү өчен төнге сәгать 12дән 1гә кадәр вакыт бирелгән. Салкын кабердә ак биләүгә төренеп, кыймылдамыйча ятарга кирәк икән. Шул ук вакытта анда ниләр кичергәннәреңне сөйләү мөһим. Бәйге шартлары бераз йомшартылган: салкын урынны такта, җылыткыч белән җылытырга мөмкин. Кабер өстендә бер кеше әлеге күренешне «туры эфир»га төшереп торырга тиеш. Биремне үтә алмаучылар марафоннан төшеп калачак.

Авылда үлем-китемнәр булганда, Раузит Нәҗмиев кабер казырга бармыйча калмый. Ләхет алучы егет блогерның бу әкәмәтенә ничек карый икән?

– Кабер казыганда үлем турында уйлаган юк. Гомер кыскалыгы, игелекле эшләр кылып калырга кирәклеге турында көндәлек тормышта искә төшә, – ди Раузит. – Бу хакта укыгач, акылсызлык дип кабул иттем. Моны бит яшьләр, балалар да ишетә, карый. Бүген аларның психикасы болай да бозылган. Тәрбияне мондый юл белән бирмиләр.

Казанда яшәүче 100 яшьлек Бибинур әби Хөснуллинаның да фикерен сораштык. Ике ел рәттән татарча диктант язуда да катнаша ул! Ноябрь аенда аңа 101 яшь тула.
– Мин әле төнлә зиратка барып, кабергә яту өчен акылдан язмадым. Аягым авыртмаса, көндез барып, әрвахларга дога кылыр идем әле. Үзен күрсәтү өчен уйлап тапкандыр. Диндә төнлә зират кырына барып «кунарга» дигән нәрсә юк. Үлем турында уйлау өчен зиратка барырга димәгән. Аллаһы Тәгалә афәтләрне безнең тәртипсезлек өчен бирә. Шуңа күрә барлыгына ышанып, барысын да аңа тапшырырга кирәк. Иманлы булып, кушканнарын үтәсәң, үлем җиңел булыр, Алла боерса, – ди Бибинур әби.

Психолог, теолог Ирек Мукеев блогер биремен бер дә хупламый.

– Ни өчен зиратка барырга кирәк соң? Өстәвенә төнлә. Элек сәхәбәләр, иман тәрбияләр өчен, каберне бүлмәдә казыганнар. Идән җир булган, шуны казыган, зиратка йөрмәгәннәр. Бу биремне тәкъдим итәргә дә, видеога төшерергә дә кирәкми. Ислам белән бернинди бәйлелеге юк. Киресенчә, хәрам була. Кабергә төшеп, үзеңне тәрбияләү һәм моны кешеләргә сөйләү бу рияга керә. Аллаһ ризалыгы өчен бернинди гамәле калмый. Кешеләрнең психикасын бик яхшы какшатачак. Анда ятып караганда курку туачак. Болай шаярырга ярамый, – ди психолог.

Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең дә фикерен сораштык.

– Суфый  Хуҗа Әхмәт Яссәви кабер казып, шунда яшәгән дигән гыйбарәләр бар. Дин әһелләре арасында заһитлар, ягъни бу дөньяга исе китмәүчеләр, ахирәт турында уйлаучылар шулай эшләгән. Ләкин мин бу очракта тискәре карыйм. Үлем турында уйларга кирәк. Без бу дөньяга сыналыр өчен килгән. Хәзерге вакытта эпидемия вакытында болай да үлем-китемнәр күп. Адәм баласының үлем турында уйлавы арткандыр дип беләм. Бу вазгыятьтә блогерның мөгез чыгаруы яхшы әйбер түгел. Бәлкем, ул тәрбия кылырга уйлыйдыр, бәлкем, шул рәвешле язылучылар санын арттырырга телидер… – ди ул. – Мондый мәсьәләләрдә киңәшләшү өчен мәчетләрдә имамнар бар. Элек авылларда ирләр беткәч, әбиләр азан әйтеп, балага исем кушалар иде, дигәнне ишеткән бар. Бүген ирләр болай да хатыннарын тыңлата алмаска әйләнеп бара. Әгәр ирләр дилбегәне үз кулына алмаса, алар белән хатыннар идарә итәчәк.

Сәрия Мифтахова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү