Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровкә 60 яшь тулды

Сәясәтче 14 ел буе республика эчке эшләр министры вазыйфасында эшләде.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, республиканың иң дәрәҗәле шәхесләреннән берсе Әсгать Сәфәровка 20 октябрьдә 60 яшь тулды. Бу хакта “Замполит Татарии” телеграм-каналында хәбәр ителә.
Әсгать Сәфәров 14 ел дәвамында Татарстан эчке эшләр министры вазыйфасында хезмәт куйды. Аның тырышлыгы белән республикадагы төп оешкан җинаятьчел төркемнәрне юк итүгә ирешелде. Бу эшнең иң кызыклы һәм гыйбарәтле өлешләре “Закат казанского феномена” китабында урын алган. Китапның беренче басмасы 2011 елда дөнья күрде.

Ул шулай ук 2013 елда Казанда үткәрелгән Җәйге Универсиададагы иминлек өчен җавап бирде. 2013 елның августында аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аппарат җитәкчелеге эшен йөкләде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү