Лидерлар да авырый һәм китә

Дүшәмбе көнне Америкада АКШның беренче кара тәнле дәүләт секретаре һәм югары чиндагы хәрби офицер Колин Пауэлл 84 яшендә, коронавирустан өзлегү сәбәпле, бу дөнья белән бәхилләште. Гаиләсенең белдерүендә Пауэллның тулысынча вакцинацияләнгән булуы хәбәр ителә, аны дәвалаган Милли медицина үзәге табибларына рәхмәт белдерелә.

Озак еллар буе АКШ сәяси һәм хәрби элитасының бәхәссез лидеры булган бу шәхесне дөнья җәмәгатьчелеге Берләшкән Милләтләр Оешмасында Гыйракта күпләп юк итү коралы бар дип алдап чыгыш ясаган һәм Фарсы култыгында икенче зур сугыш оештырып, Саддам Хөсәен режимын юк иткән кеше буларак белә һәм хәтерли. Бу сугыш бик аз дигәндә ике миллионнан артык кешенең гомерен өзде, шуңа бәйле рәвештә бик күп фаҗигаләр уйналды һәм уйналуын дәвам итә. Вьетнам сугышы ветераны (янкиларның Вьетнамдагы вәхшилекләрен кешелек җәмгыяте онытып бетермәде әле), Фарсы култыгындагы беренче сугышта хәрби җитәкчелекне үз кулында тотучы Колин Пауэллның БМО гаепләгән тагын бер батырлыгы бар әле. Ул – 1989 елда Панамага бәреп кереп, диктатор Норьеганы бәреп төшерүне оештыручы да.

Саддам Хөсәенне түнтәреп 18 ай үткәч, ул үзенең Куркынычсызлык Советында кулына пробиркага салынган ак порошок тотып ясаган чыгышы ялганга корылуын таныды, хәтта үз биографиясендәге тап дип тә бәяләде. Әмма җиңүчеләрне хөкем итмиләр, миллионнарны үтерүгә турыдан-туры катнашы булган Пауэлл картлыгын тыныч каршылады һәм 18 октябрьдә биографиясендәге соңгы ноктаны куйды.

Чехиядән исә ил Президенты Милош Земанның авыр хәлдә булуы һәм идарә итәрлек мөмкинлеге юклыгы хакында хәбәрләр килде. 77 яшьлек Президент 10 октябрь көнне хастаханәгә кергән иде. Табиблар аның хәле якындагы көннәрдә уңайланыр дигән фараз бирмиләр. Земанның авыруы яңа парламент сайланган вакытка туры килде. Ул премьер-министр вазыйфасына кандидат тәкъдим итә алмый калды. Яңа парламент та әле утырышка җыела алмады һәм Чехиядә билгесезлек хөкем сөрә. Дилбегәне кулга алырга кеше юк. Элекке Премьер-министр Бабишка, вәкаләте булмаса да, ил белән идарә итеп торырга туры килә.

Чехиядә әлегә икътисади хәл Евросоюзның башка илләренә караганда яхшырак. Ял көннәрендә немецлар чех заправкаларын штурмлыйлар, чөнки бензин 40 центка арзанрак. Шулай ук тәмәкене дә күпләп сатып алалар. Менә бу хәбәрләрне 1991 елдагы совет кешеләренә укытасы иде. Нидерландтагы Роттердамда бу атнада барган торак кризисына бәйле протестларны да күрсәтәсе иде. Күчемсез милеккә бәяләр үсү сәбәпле, анда 300 меңләп йорт җитешми һәм халык моңа ризасызлык белдереп, урамнарга чыкты. 50 фетнәче кулга алынды.

Зур протестлар чолгап алган Европада йоклап ятмыйлар ләкин. 18 октябрь көнне Германиянең хәрби көчләре НАТО блогының тагын 13 иле катнашында атом-төш коралы кулланып, сугышырга өйрәнделәр. Традицион бу өйрәнүләрдә атом бомбасы белән коралланган дистәләгән хәрби очкыч катнашты.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 

 

 

 


Фикер өстәү