Мәктәптә атыш оештырган 6 сыйныф укучысын психиатрия хастаханәсенә тикшеренү узарга җибәргәннәр

Тикшерү барышында атыш оештырган бала кемне дә булса үтерергә җыенмавы турында әйткән. 

Пермь крае мәктәбендә ут ачкан алтынчы сыйныф укучысын махсус хастаханәгә тикшерүгә китергәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Ведомствода баланың «җентекле күрсәтмәләр» бирүен һәм аның үтерү турында уйлары булмавын әйткәннәр. Яшүсмергә хәзер психиатрия ярдәме күрсәтеләчәк. Тикшерүчеләр малайның сыйныфташларын, укытучыларын, Россия гвардиясе хезмәткәрләреннән һәмкоралга рөхсәт бирү өчен җаваплы хезмәткәрләрдән сорау алганнар.

Әлеге хәл белән бәйле мәктәпнең куркынычсызлыгы тәэмин ителеше дә тикшереләчәк


Фикер өстәү