Песков: Путин табиблар белән киңәшләшкәннән соң кабат прививка ясатачак

Россия Президенты Владимир Путин ревакцинация узмаган әле. Табиблар белән киңәшләшкәннән соң гына Президент кабат прививка ясатачак. Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Шулай ук Кремль вәкиле, антитәнчекләре бик күп булу сәбәпле, үзенең әле коронавируска каршы прививка ясатмаганлыгын искәрткән. “Прививка ясатмадым әле, чөнки антитәнчекләрем бик күп. Прививка антитәнчекләргә ия булу өчен ясала. Аларның кимегәнен көтәм”, – дигән ул.

Моңа кадәр вице-премьер Татьяна Голикованың Президентка 30 октябрьдән (кайбер төбәкләр өчен – 23 октябрьдән үк) 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган көннәр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүен искә төшерик.


Фикер өстәү