Путин: Төбәк башлыклары үз территорияләрендә ял көннәрен вакытыннан алда билгеләргә хокуклы

Хәзерге вакытта Россия Президентының Хөкүмәт вәкилләре белән киңәшмәсе бара. Президент 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны эшләми торган көннәр итү турындагы тәкъдимне хуплады.

Аның әйтүенчә, төбәк башлыклары үз территорияләрендә ял көннәрен вакытыннан алда билгеләргә хокуклы. Россия Президенты әйтүенчә, 30 октябрьне дә көтмичә моны хәл итәргә була, ә кирәк булганда бу көннәрне 7 ноябрьдән соң да озайтырга мөмкин булачак. Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, бу көннәрдә хезмәт хакы сакланачак.


Фикер өстәү