«Кара алтын» иленә сәяхәт

Татарстанның көньяк көнчыгышында урнашкан шәһәрләрнең иң зурысы булган Әлмәтне нефтьчеләр башкаласы буларак беләбез. Шәһәр соңгы елларда шул тиклем тиз үсә, һәр килгән саен матур үзгәрешләр белән каршы ала, яңалыклар артыннан өлгереп җитеп тә булмый.

Хәзерге көндә Әлмәт – Татарстанның горурлыгы булырлык шәһәр. Гомумән, Татарстанның нефть төбәге һәркем барып күрергә тиешле туристик маршрутларның берсе дип аталырга хокуклы. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Әлеге язмада без туристик маршрутка керергә тиешле кайбер объектлар белән танышып та китәрбез. Сәяхәткә «кузгалганчы» шунысын да әйтергә кирәк: компания үзенең эшчәнлеге территориясендәге барлык шәһәр һәм авылларны да тигез кайгырта. Халыкка хезмәт күрсәтүче нинди генә мөһим объектларны алмыйк, аларның барысы да компания ярдәме белән булдырылган. Агымдагы елның август аенда «Татнефть» компаниясенең иҗтимагый советында көньяк-көнчыгышның социаль үсешенә ярдәм итү буенча социаль инвестицияләрне тормышка ашыруның яңа эш алымы кабул ителде. Төбәктәге район муниципалитетлары иҗтимагый әһәмиятле проектларны тәкъдим итеп, «Татнефть» компаниясенең грантына дәгъва кыла ала. Календарь елга конкурсның гомуми бюджеты – 1,5 млрд сум.

– Безнең ярдәм – иганә генә түгел, ә социаль инвестицияләр дә. Кешеләр уртак эш әҗерен тойсын өчен аның ахыр нәтиҗәсе һәм файдасы мөһим. Шуңа күрә грант алучылар акчаны ничек тотулары турында хисап бирәчәк, ә без, беренче чиратта, проектларны тормышка ашыруга булышачакбыз, – диде әлеге уңайдан «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов. – Компаниябез үзенең эшчәнлеге территориясенә ярдәм итеп килүен күп тапкыр раслады инде. Алга таба да шулай булачак. Бүген игълан ителгән 1,5 миллиард сум күләмендәге грантлар – социаль инвестицияләребезнең гомуми күләме түгел, бәлки дүрт юнәлеш буенча күздә тотылган ярдәм генә. Бюджетыбызның кагылгысыз статьялары белән беррәттән, дәвамлы программаларыбыз да бар. Алардан да баш тартмыйбыз.

СССРдагы беренче нефть музее Лениногорскида

Татарстанда иң беренче нефть 1943 елда Лениногорск районындагы Ромашкино ятмасында табыла. Шуңа күрә сәяхәтебезне дә шушыннан башлыйк. Биредә СССР күләмендә ачылган беренче нефть музее да урнашкан.

Музей зурлар һәм балалар аудиториясе өчен дә эшли. Экскурсияне өч телдә: рус, инглиз, татар телләрендә алып бару мөмкинлекләре бар. Балаларга квестлар үткәрү өчен аерым бүлмә каралган, анда бер сәгатьлек программа күрсәтелә. Нефть нинди төстә була, аны ничек чыгара башлаганнар, бүген ничек эшлиләр? Нефтьтән нәрсәләр җитештерелә? Әлеге тармакка караган тарихи документлар, шәхесләр, хезмәт батырлары…

Заманча итеп төзелгән дүрт катлы бинада залдан залга йөргәндә менә шушы сорауларга җавап эзләп вакыт үткәнен дә сизмисең. 1968 елда ачылган «Нефть музее» 2015 елдан «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов инициативасы белән комплекс буларак эшли башлый. Комплексның икенче өлеше – Шөгер нефтебитум заводы урынында төзелгән ачык һавадагы музей. Шулай итеп без сәяхәтебезне Шөгердә дәвам итәбез. Монда төп экспонат ул – мохит. Завод эчендә борынгы чордагыча битум эретү күренешен тулысынча «җанландырып», макет-сыннар ярдәмендә әлеге катлаулы эшне күзаллау мөмкинлеге тудырылган. Тавыш көчәйткечләрдән машина-җайланмалар, кешеләр сөйләшкәне дә ишетелгәләп куя. Шөгер тавы дәверләр дәвамында нинди генә телдә аралашуны ишетмәгән – завод­ның әүвәлге хуҗасы Америка эшмәкәре Ласло Шандор булган. Шуңа күрә биредә берничә гасыр элек чит телләр дә яңгыраган. Ласло Шандор 1874 елда гудрон заводы ачып җибәрә һәм шул чордан Шөгер нефть-битум заводының тарихы башлана.

«Алтын алмалар турында әкият»

Сәяхәтебезне нефть башкаласында дәвам итәбез. Әлмәтнең йорт диварларын искитмәле матур рәсемнәр, мураллар бизи. Иң элек мурал сүзенә аңлатма биреп китик. Мурал ул диварларга төшерелгән зур картина, граффити, заманча урам сәнгате дигәнне аңлата. Заманча урам сәнгате диюгә күз алдына ниндидер аңлаешсыз сурәтләр килә. Әлмәттә исә бар да башкача. Һәрбер мурал мәгънәле, татар халкының, нефть төбәгенең тарихын, бүгенгесен чагылдыра. Бу эшләр «Алтын алмалар турында әкият» («Сказка о золотых яблоках») исемле паблик-арт проекты кысасында эшләнгән. 2017 елдан башлап биш елга дип исәпләнгән проект «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов инициативасы белән Санкт-Петербург­ның сити-артны өйрәнү институты тарафыннан тормышка ашырыла. Хәзерге көндә 30дан артык эш башкарылган. Әлмәткә килсәгез, әлеге мураллар буенча туристик маршрутка чыга аласыз. Маршрутлар темасы белән дә төрле, рус яки татар телендә алып бара торган гидларны да сайларга була. Шулай ук веломаршрутлар да каралган. Шәһәр халкына да, килгән кунакларга да акча түләргә кирәкми, гидлар хезмәте компания хисабына башкарыла.

Дивардагы сурәтләрнең һәркайсы үзенә күрә бер тарих дәресе, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү. Бер генә мурал да очраклы гына эшләнелмәгән. Оештыручылар бу эшкә бик җаваплы караган. Талантлы рәссамнарны дөнья буйлап барлыйлар, алар тудырасы мурал диварларга төшерелгәнче экспертлар фольклор һәм антропологик тикшеренүләр үткәрә. Эшне башлаганчы белгечләр әлеге төбәкне, аның тарихын өйрәнгән, конкурслар уздырган, борынгы фотографияләрне туплаган. Әлеге проект моннан өч ел элек башланган булса да, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы өчен махсус эшләнгән кебек. Булдыклы кешеләр һәр эштә бер адым алда бара шул. Мәсәлән, әлифбага багышланган муралларны гына алыйк.

Эзләнүләр вакытында Елхово авылы музеендагы иске совет әлифбаларын күрү әлифбадагы татар хәрефләре бизәүгә этәргеч булган. Татар алфавитында булган һәр хәрефкә аерым дивар һәм әлеге хәрефне ача торган сурәт бирелә.

Мәгърифәтче, галим, дин белгече Ризаэддин Фәхретдинне татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. Диварларның берсеннән ул карап тора. Аңа багышланган мурал бик үзенчәлекле: якыннан караганда, аның туган авылы Кичүчат күренешләрен, яшәгән йортын, авыл урамыннан узып баручы арбалы атны, бакчаларында үскән агачларга кадәр күрергә була. Бераз читкәрәк китсәк, бу сурәтләр бергә җыелып, Ризаэддин Фәхретдин портретын тасвирлый.

– Экскурсияләрнең берсендә «ә» хәрефе ясалган мурал янына тукталып сөйләдем дә, әни сүзе «ә» хәрефеннән башлана, дидем. Моңарчы әнисенә «мама» дип эндәшкән бала аралашканда «әни» дип әйтә башлады. Бала өчен бу, бәлки, беренче туган тел дәресе булгандыр. Нәни генә булса да, бу да – нәтиҗә, – ди объектлар буенча арт экскурсияләр үткәрүче Алсу Әмирова.

Мавыктыргыч үзәк

Сәяхәткә балаларыгыз белән чыккансыз икән, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенә керми калмагыз. Ул төрле юнәлештәге иҗади, фәнни мәйданчыкларны берләштерә. Татарстанда бу үзәккә тиңнәр юк. «Мондый киңлекләр акрынлап Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы барлык шәһәрләрдә дә барлыкка киләчәк. Һәр кешенең гадәти тормыш кысасыннан чыгып матур һәм кызыклы мохиткә керәсе килә. Шәһәрләрдә 15–20 минутта барып җитә торган белем бирү киңлекләре күбрәк, урамдагы халыкны үзенә тарта торган сәүдә үзәкләре азрак булырга тиеш», – диде Наил Мәганов үзәкне ачу тантанасында. Әлмәтлеләр генә түгел, кунакка килүчеләр дә биредә үзләренә шөгыль табачак. Кунакка килгән балалар һәм яшь үсмерләр өчен «Альметрика» интерактив фәнни белем бирү үзәгендә бик мавыктыргыч экскурсияләр үткәрелә.

Экспозицияләр аша катлаулы фәнни процесслар гади һәм ачык ысул белән күрсәтелә. Күргәзмә сигез кластерга бүленгән. Алар арасында «Водород ракетасы», «Гидроэлектростанция», «Электромагнит», «Тепловизор» юнәлешләре бар. Музейга килүчеләргә очышта су тамчысы трансформациясен җентекләп карарга, тавыш егәрлеген үлчәргә һәм электр тогын күтәрергә тәкъдим итәләр. «Альметрика»га балалар билеты – 150, зурларныкы 300 сум тора.

Шушында ук музыка уен кораллары күргәзмәсе дә эшли. Шәхси коллекцияләрдән алынган 624 экспонат бар. Хәтта мәшһүр композитор Дмитрий Шостакович уйнаган рояльне дә күрергә була. Экспозиция дөнья халыклары музыкасына багышланган берничә зонага бүленгән. Халык уен коралларын күрергә генә түгел, музыка белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә мөмкинлекләр бар.

Нефть төбәгенә булган кечкенә сәяхәтебез хәзергә тәмам. Бу әле күрергә мөмкин булганның бик азы гына. Әлмәтнең мәдәни учаклары, ял парклары, бихисап спорт мәйданчыклары, велосипед юллары һәм «Татнефть» компаниясенең сәламәтлекне кайгырткан проектлары турында киләсе язмаларыбызда сөйләрбез.

Зөлфия Хәлиуллина

 

 

 

 

 


Фикер өстәү