Владимир Путин ковид буенча тестлаштыруны арттырырга кушты

Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә тестлаштыру акрын барганын әйтте. «Кайберәүләр бит авырганын белми дә, чөнки чир башланганда сизелмәскә дә мөмкин, аннары соңлап кына мөрәҗәгать итәләр. Тестлаштыру эшен камилләштерергә кирәк, чөнки кеше башкалар белән контактта була. Вирус таралу чылбырын өзәргә кирәк», – диде Путин Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашуда.

Ул бүгенге вазгыятьне җавапсыз, куркыныч дип бәяләде. «Реаль вазгыять статистикадан, үлем дәрәҗәсеннән күренә. Әгәр субъектта яңа очраклар күбрәк ачыкланса, җирле хакимият начар эшли дигән сүз түгел, киресенчә, ачыклау эше кәгазьдә генә түгел, чыннан да эш нәтиҗәле дигән сүз», – диде Президент.

Моңа кадәр коронавируска тестлаштыруны арттыру тәкъдиме белән Россия вице-премьеры Татьяна Голикова чыккан иде.

Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителде.


Фикер өстәү