Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт вәкилләре белән киңәшмә вакытында ил халкын коронавируска каршы вакцина ясатырга чакырды. Ул кешеләрне үз сәламәтлегенә, башкалар иминлегенә җаваплы карарга сорады.
— Сүз сезнең саулыгыгыз, иминлегегез, ахыр чиктә, туганнарыгызның сәламәтлеге турында бара бит. Беләсезме, мин үземнең якыннарыма, дусларыма карыйм да — аптырыйм. Дус-ишләрдән: «Вакцина ясаттыңмы?» — дип сорагач, «юк, сине көтәм» дигәннәр иде. Ярар, мин ясаттым, болар һаман да юк. Ник? Көтәбез, диләр. Сәер инде. Бер карасаң, югары белемле кешеләр. Безнең вакцина нәтиҗәле, әйбәт, — дип сөйләде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин әйтүенчә, бу катлаулы чорны узуның ике генә ысулы бар — авырып алу яки вакцина ясату.
«Әмма вакцинация ясатсак, яхшырак», — дип өстәде ул.