Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Оста вәгазьче” бәйгесен башлап җибәрде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлап җибәрде. Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Конкурска гаризалар бүгеннән кабул ителә.  Анда 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Конкурс 3 этапта үткәрелә. Башта катнашучылар бирелгән темалар буенча татар телендә вәгазьләр язып, аларның текстларын электрон рәвештә marat-salakhov@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш булачак. Икенче этапта оештыручыларның критерийлары нигезендә иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Өченче этапта жюри катнашында конкурсны ачык рәвештә, катнашучыларның үз вәгазьләре белән чыгышларын бәяләү көтелә. Бәйгедә вәгазь белән катнашу өчен 5 тема бирелә:

Тема 1: «Заманча технологияләр: безгә файдамы, зыянмы?»

Тема 2: «Туган тел – Аллаһтан әманәт».

Тема 3: «Әйләнә-тирә мохитне саклау – фарыз гамәл».

Тема 4: «Заман һәм мөселман гаиләсе».

Тема 5: «Куллану җәмгыятенең» («Общество потребления») көнбатыш моделенә Исламча караш».

Бәйге шартлары белән тулырак сылтама буенча кереп танышырга мөмкин


Фикер өстәү