Марина Патяшина Татарстанда ялларның алданрак кертелү ихтималы буенча аңлатма бирде

Республиканың баш санитар табибы эшләми торган көннәрнең күңел ачу һәм сәфәр чыгу өчен кертелмәвен искә төшергән.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина эшләми торган көннәрнең республикада Россиянең калган күп кенә төбәкләреннән бер атнага алданрак – 23 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр кертелү ихтималына аңлатма биреп үткән. Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә ял көннәрен игълан итте. Шул ук вакытта ул төбәкләр хакимиятләренең, урыннардагы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, бу вакыт аралыгын үзгәртә алуын искәртте. Патяшина әйтүенчә, әлеге мәсьәлә буенча төгәл генә карарга киленмәгән әле.

– Әлеге мәсьәләне республика хакимияте каравына калдырып торыйк, дигән Патяшина. – Ял көннәре – туры мәгънәсендә ял дигән сүз түгел. Сәфәр чыгу, дуслар белән очрашу, күңел ачу өчен игълан ителгән ял түгел бу. Инфекция тапшыру чылбырын өзү, чир йоктыру ихтималы зур булган кешеләрне саклау өчен бу вакытны фәкать гаиләдә уздырырга кирәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, үз чиратында, төбәк хакимиятенең тиешле карар кабул итәргә хокуклы булуын искә төшергән. Аның басым ясап әйтүенчә, әлегә оператив штабта мондый мәгълүмат юк. Бу җәһәттән фәрманны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирергә тиеш.


Фикер өстәү