«Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Нурия Вәлиева вафат булган. Оешманың матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәрхүмәне бүген соңгы юлга озаталар.
Нурия Вәлиева Казан педагогия институтын тәмамлаган, Ерсубайкино авылында укытучы, уку-укыту эшләре буенча урынбасар булып эшләгән.
1993-1996 елларда Әлмәттә «Луч» телекомпаниясендә эшли.
1996 елда «Татнефть»кә эшкә килә, ул корпоратив телестудияне җитәкли. 2008-2019 матбугат хезмәт җитәкчесе вазифасын башкара.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat