Банклар кредит алырга җыенучыларның әҗәтләрен тикшерә башлаячак

Банкларга һәм микрокредит оешмаларына 10 меңнән артгырак күләмдә кредит алырга теләүчеләрнең әҗәтләрен тикшереп, аларны яңа бурычны күтәрә алмаска мөмкин булулары турында закон нигезендә кисәтүне йөкләргә ниятлиләр. ”Известия” язганча, Дәүләт Думасы октябрь аенда әнә шундый закон проектын караячак. Документны Хөкүмәт һәм Үзәк банк хуплаган.

“Закон проектында банкларга кредит алырга теләүчеләрнең әҗәтенең еллык кеременә карата нисбәтен исәпләп чыгару бурычын йөкләү тәкъдим ителә. Бу кредит алучыга кеременең күпме өлешен әҗәт түләргә тотачагын бик ачык һәм аңлаешлы итеп күзаллау мөмкинлеге бирәчәк. Закон проектында шулай ук, әҗәт керемнең 50 процентыннан артып киткән очракта, банкның кредит алырга теләүчегә бу хакта кисәтеп хәбәр җибәрергә тиешлеге күздә тотыла”, – дип аңлатылган Үзәк банктан “Известия” хәбәрчесенә.

Закон проекты авторлары әйтүенчә, инде байтактан ук Үзәк банк тарафыннан банкларга һәм микрокредит оешмаларына кредит алырга ниятләүчеләргә әҗәтләреннән чыгып кына акча бирү бурычы йөкләнгән анысы. Әмма, киңәш характерында гына булганлыктан, бу бурычны күпләр үтәми һәм шуңа кредит түли алмаучылар саны артканнан-арта.

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә яшәүчеләрнең кредит бурычы еллык кеременең 30 проценты чамасын тәшкил итә. Әмма бу – уртача сан. Ай саен кеременең 80 процентка кадәрен банкларга бирүче гаиләләр дә бар.


Фикер өстәү