Татарстанның иң яхшы 235 комбайнчысына акчалата бүләкләр тапшырдылар

Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан ителгән иде.  

Ярыш комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен үткәрелә.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп суктырылган ашлык күләме  һәм иң күп чаптырылган мәйдан  күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.  Механизаторлар, комбайн  классыннан һәм суктырылган ашлык  күләменнән чыгып,   50 мең, 40 мең яки 20 мең сум акча алалар.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барылды.


Фикер өстәү