Татарстанда тагын унике кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын 12 кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар 1949 (икәү), 1955, 1941, 1957, 1951 елларда туган хатын-кызлар һәм 1941, 1959, 1969, 1948, 1947, 1949 елларда туган ир-атлар.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

21 октябрьгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 897 үлем очрагы теркәлгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү