Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, «Нәүрүз» фестиваленең арт-директоры Нияз Игъламов билгеләнде.
«Ведомство каршындагы Иҗтимагый совет составын алмаштыру алдагы составның вәкаләтләре вакыты тәмамлануга һәм анда катнашучыларны ротацияләү зарурлыгына бәйле», — диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе вазифасын моңа кадәр Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Таишев башкарды.