Гаделлек үзеңнән башлана. Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның ир-атка да, хатын-кызга да киңәше бар

Гаделлек кайда? Көндәлек тормышта бу сүзләрне еш кабатларга туры килә. Адәм баласы гомер буе гаделлек эзли, гаделлеккә омтыла. Аны табып буламы соң? Гаделлек нидән башлана? «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул сорауга җавап эзлибез.

– Нурулла хәзрәт, ислам дине гаделлек төшенчәсенә нинди мөнәсәбәттә?

– Коръәни Кәримдә: «Аллаһы Тәгалә сезгә гаделлек һәм яхшылыкны әмер итә», – диелә. Гадел булу – динебезнең асылы. Без гаделлекне Аллаһы Тәгаләнең кануны белән яшәү дип аңларга тиеш. Һәрбер нәрсәгә үз хокукын бирүне дә гаделлек дип атап була. Аллаһы Тәгаләнең үз хакы, әти-әнинең, халыкның – һәркемнең һәм һәр нәрсәнең үз хакы бар. Кемнең нинди хакы барлыгын әлеге дә баягы диннән беләбез. Хаксызлык ул гаделсезлек, золымлык дип атала. Аллаһы Тәгалә: «Мин үз-үземә золымлык кылуны тыйдым һәм моны сезгә дә тыям», – ди. Кеше гаделсез булса, хәтта Аллаһы Тәгалә үз-үзенә рөхсәт итмәгән нәрсәләрне дә эшли, үзен Ходай урынына куя дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсалам: «Әгәр минем кызым Фатыйма берәр нәрсә урласа, мин аның кулын кисәр идем», – дигән. Гаделлек яшәешебезнең нигезе санала. Гаделлек югалу белән җинаятьләр килеп чыгачак. Түрә гадел булмаса, Аллаһы Тәгалә аны җәзалаячак. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә иң беренче чиратта гаделлек белән яшәргә куша. Гадел булмау – зур гөнаһ.

 – Кеше 40 яшенә кадәр гаделлек эзли, 40тан соң эзләүдән туктый, диләр. Каян чыккан сүз  бу?

– Диннән килгән гыйбарә түгел бу. Аны фәлсәфәчеләр уйлап чыгарган. Алар моны түбәндәгечә аңлата. Кырык яшькә кадәр кеше яшь булып санала. Аның ниндидер амбицияләре бар. Ул дөньяны үзгәртергә тырыша, гаделлек эзли, аны бар дип уйлый. Кырыктан соң инде кешегә акыл килә. Монда ул хыял белән түгел, чынбарлык белән яши. Ләкин бу фикер дөреслеккә туры килми. Җир йөзендә гаделлекне табарга була. Моның өчен без яңа гына телгә алган кануннарга таянырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вәсалам 40 яшендә пәйгамбәр булган. Шул яшеннән дөньяны үзгәртә генә башлаган әле. 63 яшендә – ул вафат булган чорда  яшәгән җирендә инде шулкадәр гаделлек, тынычлык урнаштырып калдырган. Кеше бервакытта да гадел булудан һәм гаделлек эзләүдән туктарга тиеш түгел. Ул иң элек үзенә, Аллаһы Тәгаләгә карата гадел булырга тиеш. Калган гаделлек шуннан чыга.

– Исламда тагын нәрсәләр гаделсезлек санала?

– Кешенең Аллаһы Тәгаләне танымавы, намаз укымавы, Аллаһы Тәгаләгә карата гөнаһ кылуы, аны санламавы – гаделсезлек.

– Укучыбыздан шундый эчтәлектәге хат килде. Шуңа да ачыклык кертеп китегезче. «Бер көнне иремнән, ник акчаны күбрәк эшләмисең, булганга гына риза булып ятасың, дип сораган идем: «Ул акчаны барыбер сиңа алып кайтып бирәсе була бит. Ә син эшләмичә өйдә утырасың, әзергә яшисең. Кайда монда гаделлек?» ­– диде. Дин буенча ир кеше гаиләне тәэмин итеп торырга тиеш бит. Ир-атның акча табуы гаделсезлек саналамыни хәзер?» – дигән ул…

– Монда иң элек хатын-кызның ни сәбәпле акча соравын ачыкларга кирәк. Ач утырамы икән ул? Торырга урыны, кияргә киеме юкмы икән? Әгәр бу әйберләре бар икән, димәк, ир гаиләне тәэмин иткән дигән сүз. Әгәр хатын-кыз моннан да артыграгын сорый, ирен гел эшкә куа икән, аңа акча беркайчан да җитмәячәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсалам: «Хатын-кыз белән балалар ир кешене хәрәмгә кертә», – ди. Аларга акча җиткерәм дип ир-ат еш кына хәрәм юл белән дә акча эшләргә мәҗбүр була. Шуңа күрә монда иң элек карарга кирәк: хатын-кыз акчаны гаделлек белән сорыймы икән, әллә инде нәфесе белән эш итәме? Ир кеше гаиләне, хатынын тәэмин итәргә тиеш, билгеле. Әмма моның да чиге бар. Әгәр ул аны торыр җир, ашар ризык, кияр кием кебек иң төп кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән икән, калганы белән тәэмин итәргә дә, итмәскә дә мөмкин. Бу очракта әйткән сүзләре белән ике як та гаделсезлек кылган.

– Гаделсезлек белән күзгә-күз очрашкан кеше үзен ничек тотарга тиеш? Гаеплеләрне эзләп, мәсьәләнең төбенә төшәргәме? Әллә инде геплеләрне Аллаһы Тәгалә хөкеменә калдырып, кул селтәргәме?

– Бу очракта пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсалам: «Начарлыкны күрсәгез, аны кул белән үзгәртегез. Әгәр барып чыкмый икән, телегез белән төзәтегез. Алай да булдыра алмыйсыз икән, йөрәгегез белән каршы булыгыз», – ди. Гаделсезлеккә күрә торып күз йому – түбәнгә тәгәрәү дигән сүз. Безнең хәзер иң зур хатабыз – гаделсезлекне булдыра алганда да төзәтмибез. Бер кеше икенчесен кыйнап торганын күрсәк: «Минем эш түгел ул», – дип кул селтибез дә китәбез, анда тыгылмыйбыз. Көндәлек тормышта андый мисаллар бихисап. Бер хәдистә: «Бу дөньяда начарлык кылган кеше начар түгел, начарлык кылганга сүз әйтмичә, битараф утырган кеше начаррак», – диелә. Начарлык кылырга теләүчеләр гел була ул. Аларны туктатучылар булырга тиеш. Бүген иң төп проблема да әнә шунда. Арабызда битарафлар күбәйде.

– Диндә, искәрмә буларак, гаделсезлек рөхсәт ителгән очраклар бармы?

– Зуррак гаделсезлекне булдырмас өчен кечерәк гаделсез рөхсәт ителгән очраклар бар. Мисал өчен, кеше ниндидер зур җәнҗал, күңелсезлекне булдырмас өчен башка кешенең гаебен үз өстенә алырга мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү