«Һаман өйдә утырасы килми бит»: Ары авылы алты ел элек вәгъдә иткән яңа клубны көтә

Ни өчен Әтнә районының Ары авылына игътибар юк? Ун ел элек мәктәбенең шулкадәр иске булуына борчылып кайткан идек. Аны сүткәннәр, быел укучылары күрше авыл мәктәбенә йөри башлаган. Узган гасырның 80 нче елларында төзелгән, утын ягып җылытылган клуб турында шактый язылса да, арылыларның өмете һаман акланмый. Ары халкы клублы булсын өчен нишләргә?

Ары (Ислейтар) – 137 йортлы (тик 38е буш), 246 кеше яшәгән авыл. Авылда мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, кибет бар. Ферма бетсә дә, халкы эшсез калмаган. Күбесе күрше авылдагы фермага эшкә йөри. Эшмәкәрләр арасында инкубатор тотып, каз, чеби, үрдәк сатучы һәм мал-туар асраучы да бар. Кемдер урман хуҗалыгында хезмәт куя. Кыскасы, шәһәргә барып эшләүчеләр нибары – 10 процент. Соңгы елларда йортларга су кертелгән. Бу чыгымнарга 12 миллион сум акча тотылган. Монысы авылны күзаллау өчен. Яшьләре күп булмаса да, мәктәптә укучылар бар. Күлле Киме мәктәбендә белем алсалар да, клубка, китапханәгә эзләрен суытмыйлар икән. Бәйрәмнәрдә алар сәхнәнең – төп артистлары. Танылган җырчылар да үз итә Арыны. Өлкәннәр дә бәйрәмнәр уздырылганда өйдә генә ятмый. Шуңа күрә яңа клуб төзелсә, авыл өчен зур бәйрәм булыр иде.

Бәрәңге бәйрәме

Клубта эшләүчеләр ишеккә йозак элеп, көн үтсенгә генә йөри торганнардан түгел. Халыкны мәдәнияткә тарту өчен, нинди генә чара уздырмыйлар. «ВКонтакте»да Ислейтар төркеменә язылганнар авыл сулышын, үткәрелгән бәйрәмнәрне күзәтә ала. Без килгәндә, Бәрәңге бәйрәме оештырганнар иде. Быел өченче тапкыр үтә. Клуб каршында учак ягып, көлдә бәрәңге пешерделәр. Чуенга тутырылган хуш исле, кайнар бәрәңгеләр табынның түрендә урын алды. Бу минутларда корымлы бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык юк иде кебек. Авыл халкы урманнан җыйган гөмбә, бакчада үскән сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Барыннан да бигрәк балалар куанды.

– Чипсы белән дус булганнар өйдә калса, монда  бәрәңге яратучы балалар килде. Көлдә пешкән бәрәңге тәмен белгәннәр бәйрәмгә килмичә калмый, – ди Фидәил абый.

Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә тансык ул. Хәзер бит аны берәү дә көлдә тәгәрәтеп пешерми. Үткәннәрне сагынып, яшьләргә элеккеге традицияләрне күрсәтер өчен оештыралар аны. Ни генә дисәң дә, авыл халкы тормышны бәрәңгедән башка күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә «икенче икмәк»не олылау да бу!

Бәрәңге пешкән арада балалар кызыклы уеннар да уйнады. Аякларына пластмасса шешәләр киеп, «чаңгы шуу»да ярыштылар. Ары тиры да оештырылган. Укны буш шешәләргә тидерергә кирәк иде. Берәүләр туп типсә, икенчеләр велосипедта элдерде.

Вәгъдәләр үтәлми

Ары халкына яңа клубны алты елдан бирле вәгъдә итәләр икән. Бүгенгесе 1983 елда төзелгән. Дөресрәге, иске мәчет бинасын клуб итеп салган булганнар. Әйткәнемчә, утын, ташкүмер ягып җылытыла. XXI гасырда күпләрнең бу хәлгә исе-акылы китә: «Ничек инде алай?» Шуңа да карамастан, клуб хезмәткәрләренә мәдәни учакны сүрелдермичә, ялкын сибеп торырга кирәк.

– Клубка концертлар, төрле чаралар узганда чыгабыз. Һаман өйдә утырасы килми бит. Иске булгач, эч поша. Заманча мәдәният йорты кирәк. Халык күбрәк йөрсен өчен, үзәктә булсын иде. Клубта эшләүчеләр эшне бик әйбәт оештыра. Ферма, мәктәп бетте, хет клубны төзесеннәр иде. Авыл бетә бит алайса. Күлле Кимегә фермага эшкә йөрибез, – ди сыер савучы Нәзирә Гыйниятова.

Авылның элеккеге фельдшеры Әлфирә Хөснетдинова да клубта узган чараларда актив катнаша. «Бергәләп җырлап-биеп күңел ачабыз. Клуб белән китапханә бер бинада урнашкан. Китапларны яздырып укыйбыз. Авылда мәдәният учагы сүнмәгән. Шуңа күрә яңа клуб төзелүен түземсезлек белән көтәбез», – ди ул.

Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфи абый Әхмәтҗанов шушы клубта 50 ел эшләгән. Ул бүген лаеклы ялда. Раилә Кадыймованың  мәдәният йорты мөдире булып эшли башлавына – 14 ел.

– Авыл уртасында булсын иде клуб. Элек мәчеттән чыккач, картлар клубка кереп, шахмат, шашка уйный иде. Менә шул мизгелне кабат күрәсе килә, – дип хыяллана Раилә Кадыймова.

Аны клуб яны тирәсенең яктыртылмавы, баганаларда утлар булмавы да борчый. Караңгы булгач, арылыларга анда бару җиңел түгел. Утлар куелса, клуб яны яктырып китәр иде, ди.

«Утны бергәләп куярбыз»

Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзне клубтан башлады:

– 2014 елда Бәрәскәдә, аннан Күлле Кимедә күпфункцияле үзәк эшләделәр. Моңа кадәр районда ел саен бер клуб төзелде. Арыга да аны 2022 елда булыр дип ышандырганнар иде. 2020 елда 1,5 миллион сум грант бирелгән иде. Бу акчага клубны ремонтлап булмасмы, дип сөйләшкән идек. Әмма белгечләр тикшергәннән соң, төзекләндерүдән мәгънә юк, дигән фикергә килдек. Бу акчаны узган ел Күлле Кимедәге Сибгать Хәким музеен яңартуга тоттык. Клубсыз булмый. Арылылар 10 чакрым ераклыктагы Күлле Кимегә йөри алмый. Без проблеманы «Бердәм Россия» партиясенә дә җиткергән идек. Алай гына булмый, акча кирәк. Клуб хезмәткәрләре төрле бәйрәмнәр, Сабантуйлар уздыра. Халык бердәм.

2015 елда эшкә килгәндә, авыл җирлеге буенча 39 урында ут яна иде. Бүген бу сан – 209. Кич килеп карасагыз, Ары авылы балкып тора. Тик клуб яны гына яктыртылмый. Анда бер багана бар, әмма ул аварга тора иде. Өч ел элек РЭС егетләренә, эшләп куйыйк, дигән идем. Алар багананы аударып, чыбыгын җыеп, яктырткычны башкасына куеп китте. Хәзер ул багана урынына яңасын куячаклар. Чыбык, яктырткычларны бирермен.

«Ярдәм итәргә тырышырбыз»

Ары авылында клуб төзелерме, анда бара торган юлларны яктырту өчен баганага ут куелырмы, дигән сорау белән Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовка мөрәҗәгать иттек.

– Бер ай эчендә клуб тирәсенә баганаларга ут куярга тырышачакбыз. Әлеге эшне киләсе елга калдырмабыз. Клубга килгәндә, әлегә республикада авыл клубларын төзү программасы туктатылды. Без Ташчишмә авылын тәкъдим иткән идек. Халкы зур, тик клубы кечкенә һәм начар. Чиратта Ары авылы иде. Әгәр программа дәвам иттерелсә, Арыга яңа клуб төзүне тәкъдим итәчәкбез.

Ары халкының моңа кадәр хәл ителмәгән проблемасын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага да җиткердек.

– Татарстанда хәзер клубларны ремонтлау программасы гына калды. «Авыл клубларын төзү дәүләт  программасы» әлегә бетерелде. Без хәзер федераль программа буенча Мәскәү белән эшлибез. Моның өчен Ары авылы халкының министрлыкка хат җибәрүе кирәк. Без ничек тә булса, яңа клуб төзү мәсьәләсен илкүләм программага кертеп, ярдәм итәргә тырышырбыз, – диде Ирада Әюпова.

Сан:

2012 елдан республикада 50дән алып 300 урынлы күпфункцияле мәдәни үзәкләр (авыл клублары) программасы тормышка ашырылды. Шушы вакыт эчендә 3,3 миллиард сумга 318 авыл клубы төзелгән. 12се узган ел төзелгән. «Культура» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча узган ел 8 авыл клублы булган. Алар арасында Буа районының Кырык Садак, Кукмара районының Иске Юмья, Чирмешән районының Светлогорск авыллары бар. 2021 елда илкүләм проект буенча Кукмара районында 2, Минзәләдә 1 клуб төзү каралган 20152020 елларда 1,96 млрд сумга 233 клуб ремонтланган. Быел тагын 18 объект яңартылачак.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү