«Мошенниклар дигән идек»: «ВТ»ның бүләкләрен отучыларның хәлләрен белештек

«Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк!» «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган бәйгеләрдә катнашучылар әнә шулай ди. Без биргән бүләкләрнең рәхәтен күрә алар. Без исә, үз чиратыбызда, укучыларны сөендереп торырга тырышабыз. Тиздән тагын бүләкләр булачак. Бүләк бирдек дип онытмыйбыз – җиңүчеләр белән элемтәдә торабыз. «ВТ»ның алдагы бүләкләрен отучылар нихәлдә яшәп ята икән? Аларның хәлләрен белештек.

«Кеше ышанмады»

Узган ел редакциябез уздырган бәйгедә суыткыч откан Саимә Хәсәнова Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында яши. Шушы көннәрдә 81 яшен тутырды ул.

–  Аллага шөкер, әкрен генә яшәп ятам. Туган көнем белән котлап балаларым кайтты. Алар кайткач, алдан булса да, бәйрәм иттек. Кичә менә сеңлем килде. Аның белән тәмләп чәй эчтек. Күрше-күлән, авылдашлар кереп котлап чыкты. Бүләкләр дә бирделәр, – ди Саимә апа. – Бүләк дигәннән, сезнең суыткычка рәхәтләндем генә мин. Гомеремдә бүләк откан кеше түгел идем. Казанга баруларым әле дә исемдә. Олы юл дип тә тормадым. Редакция хезмәткәрләрен күрәсе килү теләгем көчле иде. Элек үзегезне күрмичә генә язмаларыгызны укысам, хәзер күз алдында басып торасыз.

Әлбәттә инде, Саимә ападан сәламәтлеге турында сорадык. Мәгълүм авыру борчымаганмы? Шөкер, үзе дә, балалары да авырмаган икән. Шифаны үзе үстергән бакча нигъмәтләрендә табам, ди.

– Быел 250 төп помидор, 100 төп борыч утырткан идем. Бер генә яшелчәне дә әрәм итмәдек. Помидорларны кышка әзерләдек. Улым күп итеп сок та ясап куйды. Әле менә ике тартмасы калган иде, бу кайтканда аны да алып китте. Рәхәтләнеп сок эчәбез, – ди ул. – Узган ел күп итеп бройлер чебиләр алып үстердем. Сезнең суыткыч алар өчен шәп урын булды. Минем бит үземнең суыткычым юк иде. Башта газета бәйгесендә отканыма кеше дә ышанмаган иде. Әле ярый тышына язылып куелган. Кергән кеше шакката инде. Рәхмәттән башка сүзем юк. Илләр тыныч булса, җәйгә чыккач, кунакка да килеп китәрмен.

«Мошенниклар дигән идек»

Җиңүчеләр арасында кер юу машинасы откан Фирдәүсә Мингалиева да бар. Ул Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яши. Аның да хәлләрен белештек.

– Кер юу машинасы оттыгыз, килеп алыгыз, дип шалтыраткач, кан басымы уйнаган иде. Бик борчылдым. Баштарак ышанмадым да. Улыма бу хакта хәбәр иткәч, әни, мошенниклар булмасын, дигән иде. Бүләк өчен көн дә рәхмәт укыйм. Рәхәтләнеп кер юдыртам, – ди Фирдәүсә ханым.

Аның да беркайчан бүләк отканы булмаган. «ВТ»дан бүләк откач, үзе эшләгән балалар бакчасындагы хезмәттәшләренә дә газетага язылырга тәкъдим иткән. Барысы да квитанцияләрен әзерләп куйганнар икән инде. Яңа бәйге көтәләр.

– Газетаның җомга санын алдырам. Шулкадәр яратып укыйм. Сездә басылган рецептларны рәхәтләнеп кулланам. Менә рәхәт газета кайда икән ул дип укыйм. Иҗат уңышлары телим сезгә, – ди ул.

«Гомеремдә беренче тапкыр оттым»

Кукмара районының Янил авылында яшәүче Миләүшә Закирова блендер откан иде.

– Тормышыбыз бер көйгә бара. Ирем белән оныклар карашабыз. Әле менә хәсрәтем дә булды. Әтине җирләдек. Әмма күңелне төшермибез, алга карап яшибез. Балалар бар, оныкларны аякка бастырасы иде, – ди ул.

Миләүшә апаның да моңарчы бернинди бүләк отканы булмаган. Шуңа да без биргән бүләкне кадерләп саклап тота икән.

– Беләсезме, блендерны әле дә тартмасыннан чыгармадым. Өй түрендә тора. Ул миңа бик кадерле. Шуңа да әле иске блендерны кулланам. Бәлки, анысы ватылса, яңасын ачармын да, – ди ул. – Бүләк отканымны белгәч, мине бөтен авыл котлады. «Ватсап»тагы төркемдә дә котлаучылар күп булды. Газетаны бик яратып укып, күп мәгълүмат алам. Минем өчен аның вакытында килүе – үзе зур бүләк. Чаллыдан күченеп кайткан елларда газетаны вакытында бирмичә, айга бер санын каядыр югалтып та тилмерттеләр. Соңгы елларда җомга саны көнендә килеп җитә.

«Бүләккә күмделәр»

Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында яшәүче Кадрия Шәйдуллина без уздырган бәйгедә телевизор откан иде. Ул да, балалар биргән бүләкләрдән башка, чит җирдән берни алганым юк иде, ди.

–  Телевизор шулкадәр яхшы күрсәтә. Экраны да зур. Авылга кайтуга, минем җиңгәнне белеп, күршеләр керә башлады. Газеталарда язылып чыкканнан соң да, телефоным тыңмады. Кем генә котламады. Авылдашларым исә, телевизорны котлап, бүләкләр бирде. Бәби ашы кебек булды ул, – ди  Кадрия апа. – Әле тагын бәйге уздырсагыз, бик теләп катнашыр идем. Газетаны бик яратып укыйм. Миннән күреп күршеләрем дә язылды. Бергәләп язмалар хакында да сөйләшәбез. Рәхмәт сезгә!

Кадрия апаның әле табибка күренеп йөргән чагы. Аяклары сызлый икән, сәламәтлек насыйп булсын үзенә.

«Өй җыештырган саен рәхмәт укыйм»

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Мөслимә Садыйковага тузан суырткыч оту бәхете эләкте.

– Тузан суырткычның рәхәтен күрәбез. Алып кайтуга куллана башладык. Баштарак мин бүләк отканыма ышанмый да идем әле. Ул чакта ял йортында калдым. Бүләкне туганым Мәрьям барып алды. Бүләк бирүне дә, алуны да яратам. Татарстанның төп газетасыннан зурлап бүләкләгәннәре минем өчен гомергә онытылмаслык вакыйга булды. Газетага язылу квитанциясен дә җибәреп кенә карыйм дип тотынган идем. Бер дә бүләк отармын кебек уем булмады. Мин сезгә бик рәхмәтлемен, – ди Мөслимә ханым. – Киләсе ел өчен «ВТ»га күптән язылып куйдым инде. Бер дигән газета. Рәхәтләнеп укыйбыз. Киңәшләр дә бар, дин бите дә, сәламәтлек тә, язмышлар да җитәрлек.

Мөслимә ханым «ВТ»дан кала, «Сөембикә» журналына, район газетасына языла икән. Оныклары өчен «Салават күпере» дә алдырам, ди. Алар авылга кайткач, үзләренә алып китеп укыйлар икән.

«Велосипедта җилдердек»

Быел узган бәйгенең төп бүләге – велосипед Арчада яшәүче Роза Вәлиевага эләккән иде. Аның язмышы күпләрне тетрәндерерлек. 17 ел элек аяклары йөрми башлый аның. Хәзерге вакытта ике улы тәрбияли үзен. Без велосипедны килеп алган кече улы Шамил белән элемтәгә кердек.

– Әнием исән-сау. Абый белән әкрен генә яшәп яталар. Атна ахырында мин дә яннарына кайтам. Шушы бүләкне отар алдыннан, бер велосипед алырга иде, дип уйлашкан идек. Өлгерми калдык, бәйгедә оттык. Сезгә мең рәхмәт! Велосипед бер дигән йөри. Җәй буе абый белән икәү чиратлашып йөрдек. Безнең гәүдәне дә чыдаткач инде! – ди Шамил.

Вәлиевләр «ВТ»ны бергәләп укыйлар икән. Шамил да, Роза апа да, тагын бәйгеләрдә катнашыр идек, диләр.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү