Никах укучы мулланың хатыны: «Хәзрәтнең үз таксасы бар, фәлән мең сум түләгез!»

Моннан берничә ел элек Казан мәчетләренең берсендә никах мәҗлесендә катнашырга туры килде. Мулла матур гына итеп никах укыды, махсус бүлмәдә мул гына табын да әзерләнгән иде. Өстәл янына утырыр алдыннан кияү егетенең әтисе мулла янына килде дә: «Хәзрәт, укыган өчен сезгә күпме түлисе?» – диде. Мулла бераз уңайсызлангандай итте, ә аның янында басып торган бер хатын: «Аның үз таксасы бар, фәлән мең сум түләгез!» – дип кырт кына әйтте дә куйды. «Фәлән меңе» шактый зур акча иде аның. Шуның өстенә, янында басып торган хатын мулланың хәләл җефете булып чыкты.

Кияүнең әтисе уңайсызланып калды, ә кунакларның берсе әкрен генә тавыш белән: «Никах уку болар өчен семейный бизнеска әйләнгән икән», – дип куйды.

Бу вакыйга еллар узып та онытылмый. Онытылыр иде дә, хәтер яңартырлык хәлләр турында сүзләр колакка, сирәк булса да, кергәләп тора.

Күптән түгел Балтачка барып, тарихчы, шагыйрь Гарифҗан абый Мөхәммәтшин белән сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Авылдашы, Арбор мулласы Мотыйгулла хәзрәт турында күңелдә уелып калырлык гыйбрәтләр сөйләде ул. Атеизм чәчәк аткан, дингә, дин әһелләренә каршы көрәш башланган заман бу. Караңгы төннәрнең берсендә Мотыйгулла хәзрәтнең ишеген шакыйлар. Аны-моны аңлатып тормыйча, машинага утыртып алып китәләр. Дөрес, шул китүдән юкка чыкмый ул, берәр ай узгач, авылга кайта. Әмма бераздан аны тагын алып китәләр. Шундый китү-кайтулар шактый вакыт дәвам итә. Ә Мотыйгулла хәзрәт кайткан саен, чапан-чалма киеп, Арбор урамнарын әйләнә торган була. Янәсе, без исән, дин исән әле. Урам әйләнү аша яшәп килгән режимга протест белдерә хәзрәт. Аны бөтен авыл хөрмәт итә, киңәш, ярдәм сорап килүчеләр өзелми аның яныннан.

Тик язмыш үзенекен эшли: Себергә дә сөрәләр мулланы, төрмәгә дә утырталар. Арборга җиде-сигез ел узгач кына кайта ала. Кайтышына өен дә тартып алган булалар. Кыскасы, такыр басудагы торна кебек берүзе кала ул. Шуннан җир казып, землянка ясый, стеналарын такта белән ныгыта, «җир-өйгә» хатын да алып кайта. Гарифҗан абый әйтүенчә, «җир куышы»нда сигезме, тугызмы бала тәрбияләп үстерә алар. Күпме авырлыклар күрсә дә, диннән ваз кичми, авылның хөрмәтле кешесе булып бакыйлыкка күчә. Хәзерге көндә аның нәселе турында мәгълүматлар юк диярлек, балалары кайсы кая таралышып беткәннәр. Халык күңелендә авыл мулласы турында якты истәлекләр генә саклана.

Тарих кабатлана инде ул. Динне кәсеп итеп, корсак мәнфәгатьләре белән яшәгән муллалар элек тә булган. «Хәзер дә…» дип язмыйм. Үзләрен Аллаһы Тәгаләгә якынрак торабыз дип исәпләгән кешеләр турында начар сүз әйтергә тел әйләнми. Яшерен-батырын түгел, хәтта бераз куркыта, шикләндерә дә. Алла исеме белән сөйләгән кешене ничек тәнкыйтьлисең ди. Тукай тәнкыйтьләгән үзе, шуңа күрә аны «Алласызлар» исемлегенә кертүчеләр дә булган. Әмма бөегебез бары тик корсак кайгысы белән яшәргә омтылган надан муллаларны гына тәнкыйтьләгән. Үзе, әле Җаекта яшәгәндә үк, Кызыл мәчеткә бишвакыт намазга йөргән.

Әйтәсен әйттем, бүтән берни дә язмыйм, гөнаһыннан куркам, ялгыш берәрсен рәнҗетүем бар.

Риман Гыйлемханов


3 фикер

  1. Минем эти кебек мулла булган бу.Этиемнен язмышыда шулай булган.Себергеде сергеннен,тэрмегеде утыртканнар.Шулай Булсада диген сатмаган.Заманында динне мэсхэрелеген Ата коммунистов барда» хэзрет абыстай» булдылар.Автор эйтмешли язмыйм инде,искелерге янартасым килми😭😭

  2. Артистларга 35-55 меңен дә чыгарып салалар, ә хәзрәткә 3 мең дә жәл.Нәрсә кыйммәтрәк йөри соң?

    1. Өйләренә жыеп уздырсалар үз бәяләрен бирерләр иде.савабыда күбрәк булыр иде.

Фикер өстәү