Нуретдин Нәҗмиев: «Шатлыкларның тәмен тояр өчен үкенечләрнең дә булуы кирәк»

Тинчурин театрының үзенчәлеге нәрсәдә? Заман белән ул да үзгәрерме, үзгәргәндә рухын саклап кала алырмы? Театрның иң өлкән актеры, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев белән үткәннәрне барладык, бүгенге хәлгә бәя бирдек. Иң борчыган мәсьәләләргә җавап эзләдек.

Нуретдин абый, хәзерге вазгыять, чикләүләрнең иҗат кешесенә тәэсире зурмы?

– Тормыштагы чикләүләр рухи халәткә шулкадәр тәэсир итә, аны сөйләп бетерерлек түгел. Күңел төште, иҗат турындагы хыяллар алып ташланды… Урамга чыксаң да, телевизорны ачсаң да, матбугатны карасаң да – кайда да шул чир турында сөйлиләр. Яшәүнең тәме дә, яме дә бетеп бара. Иҗат кешеләре чикләүләрне авыр кабул итә. Ул мәдәни оешмаларның финанс ягына гына түгел, халәтенә дә тәэсир итә, миңа калса. Тамашачы да элеккеге түгел бит хәзер. Алар да куркып калды. Таныш-белешләрне спектакльгә чакырганда да, сезгә хөрмәтебез зур, ләкин театрга йөрергә куркабыз, дип әйтүчеләр дә бар. Дөньяга шундый каза килгән икән, нишлисең…

Сез хәзер артка карап нәтиҗә ясау, алга карап шөкер итү яшендә. Үткән гомерегездән канәгатьме?

– Яшәлгән кадәресеннән канәгать, шөкер. Бер кечкенә генә авыл малае хыялын тормышка ашырды: сәнгать юлына басты, артист булды, моңа ничек шөкер итмисең? Тормышта шатлыгын да, кайгысын да аз кичермәдем. Шул чакларда янәшәмдә һәрвакыт ярдәм итүчеләр булды. Олы яшьтә барысын да күз алдыннан кичерәсең икән: ничек укырга кергәнмен, сәхнәгә басканмын… Матур юл үтелгән, бер үкенечем дә юк.

Бер әңгәмәдә, 28 режиссер белән эшләдем, дигәнсез. Алар арасыннан кайсыларын аерып әйтер идегез?

– Аларның барысы да минем актерлык сәләтемне баеткан, яңа яктан ачкан остазларым булдылар. Әлбәттә, иң беренче режиссерым, укытучым Сабир абый Өметбаевны искә алмыйча мөмкин түгел. Минзәлә театрында эшләгән вакытта Сабир абыйга, минем укыйсым килә, дип баргач, башта карышты. Чөнки заманы шундый иде, артистлар да халык арасыннан чыккан «самородок»лар. Ә инде теләгемнең зур булуын аңлагач, фатихасын бирде, театр училищеcына укырга кердем. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинны искә алмый мөмкин түгел. Аның белән егерме елдан артык бергә эшләдек, шуның бер генә елында да эшсез тотмады. Максим Горький әсәре буенча куелган «Кояш төшмәгән җирдә» спектаклендә баш рольне – Михаил Костелевны уйнадым. «Итил суы ака торур…» (Нурихан Фәттах) спектаклендә – Талутны. Аның куелышындагы «Кураж ана һәм аның балалары» спектаклендә (Б.Брехт) Полковник образы истә калды. Зур роль дә булмады ул, сүзе дә юк дәрәҗәсендә, әмма тамашачының игътибарын үзенә яулап алды. Рәшит өчен зур яки кечкенә роль юк, ул барысы белән дә бөтен нечкәлекләренә кадәр эшли иде. Илгиз Зәйнинең «Өч аршын җир» (Аяз Гыйләҗев) спектаклен искә алыйк. Шулкадәр җылы кабул иттем Илгизнең эшләү алымын, аның белән разведкага барырга була икән, дидем. Яшерен-батырын түгел, башта аны бик шикләнеп көттек. Юкса эшләп карамыйча фикер йөртергә ярамаганын да аңлыйбыз. Ул театр баш режиссерсыз калган бик катлаулы вакытта килеп керде безгә. Резедә Гарипова исә театрга ниндидер яңа караш, яңа сулыш алып килгән иде. «Бер барыбыз да кешеләр» (Эрих Мария Ремарк) спектакле белән үзенә игътибарны җәлеп итте, «Карурман»ы (Луиза Янсуар, Резедә Гарипова) белән шаккатырды. Хәзерге заман проблемалары, ике кардәш ыру мөнәсәбәтләре, туганлык, ата хакын хаклау – бар да бар анда. Менә хәзер Резедәбез ирекле режиссер инде. Ул югалып калмас, билгеле. Талант та, тырышлык та, эзләнүчәнлек тә бар анда.

Сәхнә партнерларыннан уңдыгызмы?

– Спектакльнең уңышы артистларның сәхнәдә бер-берләрен ни дәрәҗәдә тоемлавына турыдан-туры бәйле. Тинчурин театрында бу җәһәттән ансамбльләр һәрвакыт тотрыклы булды. Аларга рәхмәтем дә, вакытсыз арабыздан киткәннәрен сагынуым да чиксез. Әйтик, Исламия Мәхмүтова белән 1968 елдан, Минзәләдә эшләгән чордан бирле танышлар без. Бергә эшләдек, тора-бара гаилә дусларына әверелдек. И, ул, көннәр… Һаман да, Исламия дигәч, йөрәк сыкрый. Мин әле дә аны каядыр ялда гына дип кабул итәм. Ишекләр ачылып китәр дә килеп керер төсле. Аны югалту бик авыр булды. Якын дуслар идек бит. Мин чәүчәләгрәк кеше, шуңа кирәк чакта әрләде, кирәк чакта җылы сүзләрен кызганмады. Шулкадәр оптимист, кыю, яхшы мәгънәдә үҗәт кеше булды. Үз-үзенә нык ышанган, бервакытта да икеләнмәде, һәрхәлдә, күңелендә шундый хис булса да, аны якыннарына белгертмәде. Аның белән телефоннан гына сөйләшсәң дә, кәефләр күтәрелә, үзеңә ышаныч арта торган иде. Гел элемтәдә тордык. Нихәл, маманя, дип шалтырата идем. Рәхәтләнеп көлә дә үз яңалыкларын сөйләп китә. Бер үкенечем калды. Соңгы көннәрендә аның янына кертмәделәр. Хәле хәл булгандыр инде. Шуннан кызы Лилия шалтыратып, Нуретдин абый, килә алсаң, кил, яме, сине күрәсе килә, дип хәбәр итте. Нәрсәдер килеп чыкты, бара алмадым. Икенче көнне вафаты турында хәбәр алдым. Үлем үкенечсез булмый инде… Бәлкем шулай кирәк булгандыр. Гел күз алдымда инде ул. Хәлиле дә шулай.

8 мартта Мансур Гыйләҗев әсәре буенча «Бала баласы балдан татлы» спектаклен уйныйбыз. Хәлил, күптән уйнамаган булгангамы, ул көнне борчылды. Спектакль башланыр алдыннан, яшел чәй яса әле, ди. Шуны эчкәндә, син инде миңа ярдәм итәрсең, яме, дип куйды бу. Миңа ышан дидем дә сәхнәгә чыгып киттем. Беренче пәрдә тәмамланырга күп тә калмаган иде юкса, Хәлил ык-мык килә башлады. Нибары берничә сүз әйтергә кирәк иде аңа. Нәрсә эшли соң бу, дим. Ничектер чайкалып китте дә, хәлне аңлап, пәрдәне төшердек. Сәхнә артына чыкканда, аклангандай, Нәҗми, нәрсәдер башым әйләнеп китте минем, ди. Шуннан вафатына чаклы бер сүз әйтмәде Хәлил. Соңгы күрешү хәтердә калды. Кулны кысып тотты да җибәрми генә бит. Саубуллашуы булган икән. Сәхнә дип җан аткан, театрның рух сагында торган кешеләр китте. Гомерлек дустым Әнәс Галиуллин, Тимер Зиннуров… Аннан соң Наил Шәйхетдинов, Тәслимә Хәләф… Әллә яшь кызыбыз, вакытсыз киткән Айгөл Әхмәтованың аягы җиңел булдымы дип тә уйлыйм кайчак. Аптырау бу… Хәзер инде театрда иң өлкәне булып мин калдым.

Казанда биш театрыбыз бар. Шулар арасында Тинчурин театрының үзенчәлеге нинди?

– Мин аның үзенчәлеген татар әдәбиятының, классик әсәрләрнең сакчысы булуында күрәм. Аның үз тамашачысы бар һәм алар безнең белән бергә төрле чорларны кичерә. Безнең өчен сөенә дә, борчыла да бәрәкәтле тамашачыбыз. Соңгы вакытларда тамашачыбыз яшәрде. Моңа бик сөенәм.

Театрга баш режиссер итеп Туфан Имаметдинов билгеләнде. Кыю тәҗрибәләре белән танылган яшь кеше. Аның кул астында театр үзгәрәчәкме, әллә элекке рух сакланырмы?

– Егеткә эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Эшләп күрсәтсен, сыналсын. Мин аңа уңышлар гына телим. Төпле, акыллы. Заманында әтисе Риф белән дуслар идек. Бергә фатирда тордык. Ул башта «Әкият» курчак театрында эшләде, аннары Чаллыга күченеп китте. Шуннан аралар өзелде. Риф укымышлы, акыллы иде. Туфан әтисенә охшаган икән дидем.

Нуретдин абый, бер әңгәмәдә, Равил Тумашев рольсез утыртты, дип тә әйткәнсез. Һәр артист үткәрәдер андый вакытны. Шул чакта сынмас өчен заман артистларына нинди киңәшләр бирер идегез?

– Бүген артистларга мөмкинлекләр күбрәк. Театрда ролең юк икән, мәдәни оешмалар бик күп бит, ирекле театрлар күп, радио-телевидение бар. Үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек дип әйтүем. Безнең заманда хәл башкачарак иде.

Равил абый Тумашев миңа роль бирмәде. Баксаң, директор белән дуслыклары булмаган икән. Ә мине эшкә театр директоры кабул итте. Яратмаган, нишлисең. Аннары бер театрдан икенчесенә күчү бик авыр бит ул. Сине коллектив колач җәеп каршы алмаска да мөмкин. Шул вакытны күз алдыннан үткәрәм дә, аһ-һай, үткен булганмын, дип үз-үземә шаккатам. Үземне күрсәтергә тырыштым, тырмаштым. Берәр артист авырып китә икән, аның урынына рольгә кердем. Еш кына ике кулыңны кесәгә тыгып саф һава директоры булып йөрергә туры килде. Барам шулай Бауман урамыннан, гаиләне дә, эшсезлекне дә уйлап. Күрәсең, борчылуым йөземә чыккандыр. Каршыга очраган Туфан Миңнуллин хәлне сораштыра башлады. Минзәләдән Казанга күченүемне, театрда рольсез утыруымны сөйләп бирдем. «Ярар, борчылма. Музыкаль пьеса язам, үзем куям. Сиңа роль бар анда», – диде. «Алай түгел, болай ул» спектакле театрда 15 ел барды. Туфан абыйның аягы җиңел булды, бер-бер артлы рольләр китте. Үз урыныңны үҗәтләнеп, яулап алырга кирәк ул. Төшенкелеккә бирелергә һич кенә дә ярамый.

Камал театрында эшләү ихтималын кулдан ычкындырганга үкенмисезме?

– Ипиең кайда язылган бит. Чыннан да, Минзәләдән кайтуга академия театры баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов янына кердем. Марсель абый, алам, ләкин яшәү мәсьәләсе җәйләрсез билгеле түгел, диде. Гаиләмнең авылда яшәгән чаклары, сагынылган. Кәеф кырылды инде. Документларны алып калды, эш булды дигәндәй, спектакль карарга чыктым. Кирәк бит: каршыма якташым, драматург Сәет абый Шәкүров килеп чыкты. Сүз ара сүз чыгып, хәлемне сөйләп бирдем. Кил күчмә театрга, буш бүлмә дә бар, дигәч, документларны алып чыктым. Бу хәлне белгәч, Марсель Сәлимҗанов җүләр икәнсең, диде, башка бер сүз дә әйтмәде.

Җанисәп сынавын ничек кичәрбез икән?

– Татар булып туганбыз икән инде, татар булып язылырга кирәк. Милли асыл ул безнең байлыгыбыз да, кабатланмас үзенчәлегебез дә. Җәйләрен авылда яшибез. Оныгым Камиләне дә үзебез белән алабыз. Бер заман ни күрим: авыл балалары Камилә белән урысча сөйләшәләр. Спас районының Чәчәкле авылы бу! Мәктәптә урысча укыйбыз, ди күрше кызы. Әти-әнисе чеп-чи татар юкса. Атаклы Иске Рәҗәп авылы мәктәбе бит бу. Өнем китте бу хәлгә. Камилә белән татарча сөйләш, яме, дидем. Туксанынчы елларда кызым рус мәктәбендә татар сыйныфын тәмамлады. Шушы сыйныфның 99 проценты югары белем алды. Татар телен белү кимсетмәгән бит аларны! Үз йөзегезне югалтмагыз, дип әйтәсем килә! Телне, милләтне кимсетмәгез. Сынау арты сынау, җанисәп тә сынау. Бусында үз йөзебез күренер инде. Татармы без, әллә инде күптән татар булудан туктаганмы?..

Блицсораштыру:

Тинчурин театрында һәр тамашачы карарга тиешле биш спектакль.

– Рәшит Заһидуллинның «Гомер буе сине көтәм», Илгиз Зәйнинең «Өч аршын җир», Резедә Гарипованың «Карурман» һәм «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакльләре. Туфан Имаметдиновның «Галәм. Әгъләм» спектаклен дә карарга тәкъдим итәм.

Нәрсә ул бәхет?

– Күңелеңдә кечкенәдән яралган хыялыңны тормышка ашыру, шул юлда зур уңышларга ирешү, исән-сау булу. Хатыным белән шатлыгын, кайгысын бергә күтәреп, илле елга якын яшибез. Кызымның да сәнгать юлын сайлавы, татар театрында эшләве, оныгымның сау-сәламәт булуы – болар барысы да бәхет.

Тормышта үкенечләр күбрәкме, шатлыклармы?

– Шатлыкларның чын мәгънәсендә тәмен тояр өчен үкенечләренең дә булуы кирәк. Акның аклыгын аңлар өчен дә, янәшәсенә караны куеп чагыштырабыз бит. Тора-бара үкенеч дигәнең онытыла, шатлыкларның тәме онытылмый.

Иң зур теләгегез нинди?

– Театрның киләчәге якты булсын иде. Күпме шәхес театр дип янып бакыйлыкка күчте. Аларның рухлары тыныч булсын өчен театрның нигезен тотрыклы итәргә, үсәргә, профессионал дигән исемне горур йөртергә кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү