«Җыелып эшләгәндә сизелми дә ул»: Шәледә “Каз өмәсе” узды

Бүген Татарстанның иң зур авылында яшәүче Наилә һәм Илнур Сафиннар гаиләсендә каз өмәсе узды.

Әлеге гаилә 100дән артык каз үстергән. Әле шуның янына 40 тан артык үрдәк тә алганнар. Максатлары – каз үстереп акча эшләү генә түгел аларның. Киләчәк буынга милли йолабыз, гореф-гадәтләребезне дә өйрәтеп калдырмакчылар. Әнә шуңа күрә алар бүген өмәне зурлап уздырды. Әлеге чарага Сафиннарның ул-киленнәре, оныклары да кайткан. Каз йолкырга дип авылдашлары да җыелды.

– Авылда каз өмәләре булганда, шулай бергәләшеп эшлибез. Җыелып эшләгәндә каз йолку сизелми дә ул, – ди Наисә апа. – Үзебезнең дә казлар күп. Без дә 100 баш итеп алдык. Инде шактыен суеп туңдыргычка куйдык. Казанга илтеп сатабыз. Авиатөзелеш районына йөрим. Элек сыер тотканда сөтләр, каймаклар да сата идек. Хәзер инде кош-кортлар белән генә мавыгабыз.

Шәледә үткән каз өмәсенә язучы Камил Кәримов та кайткан иде. Ул элеккеге еллардагы каз өмәләрен искә төшерде. Баксаң, заманында әлеге милли чараны Казанның цирк бинасында уздырган булганнар. Иң яхшы оештыручыларны билгеләгәннәр.

– Мамадыш районның Усали авылыннан килгән симез-симез казлар әле дә күз алдында тора. Анда өмә генә узмый иде. Ул вакытта товарларны бик дефицит чагы. Шуңа да анда киемнәр дә саталар иде. Җырчы Венера Ганиеваның тун алганын да хәтерлим, – ди ул.

“Каз өмәсе” күңелле хәтирәләр белән үрелеп барды. Егетләр гармун уйный, кызлар каз йолкый. Мичтә бәлеш пешә, табада коймак чыжлый. Каз йолкучылар авылдагы гореф-гадәтләре сөйләп шаккаттыра. Шәледә әле дә кыз урлау дәвам итә икән. Тиздән газетаның алдагы санында бу хакта укый аласыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


«Җыелып эшләгәндә сизелми дә ул»: Шәледә “Каз өмәсе” узды” язмасына фикерләр

Фикер өстәү