Татарстан парламенты Президент атамасын бетерүгә каршы чыкты

Татарстан парламентарийлары Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерүгә бертавыштан каршы чыкты.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап, закон проектлары авторлары Россия субъектларында дәүләт хакимияте органнары югары вазифаи заты вазифасы атамасын бетерергә тәкъдим иткәнен әйтте.

«Закон проекты авторлары РФ субъектларының закон чыгару һәм вәкиллекле органнары һәм югарs вазифаи зат вәкаләтләренең срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Федераль башкарма хакимият органнарына төбәкләрдә башкарма хакимият органнарын формалаштыруда катнашу хокукы бирелә», — диде Хәбибуллин.

 


Татарстан парламенты Президент атамасын бетерүгә каршы чыкты” язмасына фикерләр

  1. Парламент үз сүзендә нык торсын иде. Бер генә президентлы бөек Рәсәй ясамакчылар инде. Безнең үз Президентыбыз — эшлекле, горурланырлык …. шәхес. Республикабызны беләләр, таныйлар, аның көче белән күпме икъдисади элемтәләр урнаштырыла, шартнамәләр төзелә…. Бу хокук та чикләнергә мөмкин .Татарстан Президенты !!! Үзәк канал әйткәнчә: » Татартстан башлыгы» (Глава Татарстана) түгел !

Фикер өстәү