Бюджет кытлыгын каплар өчен үз мөмкинлекләребез җитәрме?

Парламентның 26 нчы утырышы көн тәртибендә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе, әлбәттә инде, Татарстанның 2022 елга һәм 2023–2024 елгы план чорына бюджет проектын тикшерү иде. Бу аңлашыла да, чөнки ил, Татарстан икътисадында чагыштырмача тотрыклылык, алай гына да түгел, җанлану, хәтта үсеш күзәтелә дип сөйләсәләр дә, пандемия афәтеннән бәйле икәнлегебез һәр чыгышта диярлек сизелде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүсоветка юллаган төп акча документы бөтен комитетларда каралды, парламент тыңлаулары узды, барлык муниципалитетлар катнашында республика киңәшмәсе үтте, әмма сораулар һаман кала бирде. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, закон проектын тикшерүдә иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, аерым гражданнар, гомумән алганда, 800ләп кеше катнашкан. Аларга парламенттагы  сәяси партия вәкилләре дә кушылды.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллинның чыгышыннан соң депутатлар сорау арты сорау яудырдылар. Юкса, аңа хәтле икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та бюджетка кергән һәм чыккан һәр тиен турында аермачык сөйләп биргән иде.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, акча документы Конституция, Бюджет кодексы таләпләренә туры китереп эшләнгән, федераль законнар да исәпкә алынган. Бюджет кеременең 60 проценты – эре предприятиеләр салымы акчасы. Социаль өлкәгә акча артканнан-арта бара. Ә гомумән алганда, социаль әһәмиятле һәм беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә тотылачак акча бөтен чыгымнарның 80 процентын тәшкил итәчәк. Киләсе елга бюджет кереме 2001 елгы план күрсәткечләре белән чагыштырганда 7,3 процентка артып, 294,8 млрд сумга җитәчәк. Керем арта икән, акча нинди максатларга тотылыр соң? Депутат Камил Нугаевны балалар лагерьлары төзү һәм ремонтлау эшләрен киләсе елда да дәвам итү мәсьәләсе кызыксындырды һәм ул министрдан уңай җавап ишетте.

Нефть һәм нефть-химия тармагының табышка салымы бюджетның күпме өлешен тәэмин итә соң? Бу мәсьәлә депутат Марат Галиевны кызыксындыра иде. «50 процент чамасы», – диде Радик Гайзатуллин. Марат Галиев мондый сорауны юкка гына бирмәгәндер, чөнки илдә дә, Татарстанда да «нефть энәсе»ннән төшеп, җитештерүнең төрле тармакларын үстерүгә омтылыш бара. Депутат Камил Садриев депутатларның сайлау алдыннан халыкка биргән вәгъдәләрен искә төшерде, халык наказларын үтәр өчен бюджетта акча караламы, диде. Финанс министры әйтүенчә, бүген төрле программалар өчен акча бүлү бара икән. Бу эш муниципалитетлар белән бергә килешеп башкарыла, наказлар исәпкә алыначак.

Комитет рәисе Айрат Зарипов мәктәп ашханәләрен заманча үзгәртү, тагын да уңайлырак итү программасы тукталып калмасмы, дип борчыла иде. Бу эш тә дәвам итәчәк, бюджетка бер миллиард сум тирәсе акча салынган инде, дип җавап бирде Радик Гайзатуллин.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов аерым сүз алып чыгыш ясады. Нотыгын Россия Президентының капитализмга биргән бәясеннән башлады ул. Владимир Путин шушы көннәрдә генә капиталистик стройның барыбер бетәчәгенә ишарә ясаган иде. Аның «хәерчелек – Россиянең төп дошманы» дип әйткәннәрен дә искә төшерде Хафиз иптәш. Халыкның уртача кереме кимүен, хезмәт хаклары, пенсияләр аз булуын да онытмады. Кыскасы, КПРФ депутатлары бюджет проектына җитмешләп үзгәреш-өстәмә тәкъдим итмәкчеләр, бу тәкъдимнәр халыктан җыелган икән.

Алар бюджетта чагылыш табармы-юкмы, тәгаен генә әйтү кыен. Бюджет турындагы закон проекты әлегә беренче укылышта гына кабул ителде. Депутатлар 5 ноябрьгә хәтле бар уйларын кәгазьгә төшереп, бюджет эшләүчеләргә тәкъдим итә алалар. Ә закон проекты 15 ноябрьдә яңадан каралачак. Әле коронавирус нишләр, аның белән бәйле чикләүләр икътисадның кай җиренә сугар – монысына төгәл җавап була да алмый. Шуңа күрә бюджет та – фараз гына, шулай да тормышка ашардай фараз дип уйлыйк.

Бюджет проектына Хисап палатасы рәисе Альберт Вәлиев бәя бирде. Ул да фаразланган керемнәр күләме чыгымнарны капларлык дигән фикердә. Шуның өстенә бюджет кытлыгын каплар өчен үз мөмкинлекләребез дә җитәрлек икән. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, бюджетның, коронавирус белән бәйле киеренке шартларда эшләнсә дә, баланслы булуын әйтте. Ягъни акча документы бик уйланылган, керем һәм чыгым өлешләрендә артык аерма юк.

Утырыш башында кузгатылган бер мәсьәлә аерым игътибарга лаек дип уйлыйбыз. Ул инде ничә еллар буе сөйрәлеп килгән «койрыклы» проблема. Мәскәүдә яңадан милли республикаларда «Президент» атамасын бетерү турында сүз куерта башладылар. Парламент  утырышында исә «Россия субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проекты хупланмады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә әлеге документ Россия Конституциясе нормаларына каршы килә дип белдерде. «Хәзер бу теманы күтәрәсем килмәгән иде, – диде ул тәнәфестән соң. – Инде утырыш тәнәфесендә үк телефоннан шалтырата башладылар, газеталарда язалар. Асылын аңламаганнар. Югары вазыйфаи затның атамасы үзгәрүдән түгел… Бу закон проекты, Россия Конституциясенең гамәлдәге нормаларын бозып, субъектларның вәкаләтләренә бик нык кагыла, безне бу нормаларны бозарга мәҗбүр итә».

Фәрит Мөхәммәтшин аңлатып үткәнчә, закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта карап тикшерелгәннән соң, документ республика Дәүләт Советына алынып, Татарстан депутатлары аны яңадан караячак. «Республика парламентының бүгенге мөнәсәбәте һәм тәкъдим ителгән закон проектының кире кагылуы аңа җитди үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бирәсенә ышанам», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе депутат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың «әлеге закон дәүләтебезнең федераль төзелешен ярым-йорты регламентлаган Россия субъектларының законнар чыгару һәм башкарма хакимиятенең гомуми принципларын алыштырачак» дип чыгыш ясавына бәйле рәвештә шулай дип аңлатып үтте.

«Россия субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын сенатор Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников керткән иде.

Риман Гыйлемханов

Фото: gossov.tatarstan.ru


Фикер өстәү