Процентлар белән уйнау дәвам итә: кем отар да кем оттырыр?

 Җомга көнне Россиянең Үзәк Банкы быел инде алтынчы тапкыр төп ставканы күтәрде. Процентларның югарыга таба сикерәсе мәгълүм иде инде. Әмма бер генә белгеч тә сикереш темпын алдан дөрес итеп фаразлый алмады.

Берәүләр 0,25 процентлык адым, икенчеләр 0,5 процентка күтәрелү көткәннәр иде. Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина утырышка ук куелган җәя рәвешендәге брошка тагып килде. Төп банкирның изүендәге бизәнү әйберсе символ теле белән аның ниятләре турында сөйли. Моны финанс дөньясы белән азмы-күпме таныш булган һәркем белә. Менә бу ук-җәяне «Российская газета» Үзәк Банкның еллык инфляцияне 4 процентка калдыру омтылышын гәүдәләндерә дип бәяләде. Символны башкачарак та аңлап була: төп ставка киләчәктә атылган ук тизлегендә югарыга омтылырга мөмкин дисәң дә ялгыш булмас, мөгаен. Хәер, Үзәк Банк өчен болар икесе дә бер үк нәрсә: төп ставканы күтәрү инфляция күрсәткечләрен түбәнәйтә дип саныйлар. Ул фикердә мантыйк бар инде бераз. Үзәк Банк ставкасы күтәрелгәч, коммерция банклары да кертемнәргә процентларны арттыра һәм халык, акчасын тоту урынына, аны депозитларга илтә башлый. Ихтыяҗ кимү бәяләрне төшерә. Халыкның кулында депозитка илтерлек акча булмаса да, процент ставкасы ихтыяҗны киметүдәге үз ролен уйный барыбер. Зур ставкалы кредит алу куркыныч була башлый, бурычка алып товар ташучылар, фатир алучылар саны кими. Нәтиҗәдә бәяләр төшә. Әмма дә ләкин аксак мантыйк бу. Бәяләрнең төшүе булса да, вакытлыча гына. Эчкеченең аракы эчеп махмырны басып торуы кебек кенә. Айнуга махмыр яңадан әйләнеп кайта. Икътисадта да шулай ук инде ул. Сәнәгать предприятиеләре дә, хезмәт күрсәтү бизнесы да, авыл хуҗалыгы да эшне бурычка алып оештыралар бит. Процент күтәрелгәч, аларның да кредит алу мөмкинлеге кәгәя. Я зур ставка белән кредит аласың да үзкыйммәтне күтәрәсең. Үзкыйммәт күтәрелгәч, бәя дә борыннан тартып үстерүне сорый. Ә ихтыяҗ юк. Югары бәягә дә, түбән бәягә дә халык товар алырга теләми, чөнки я акчасын депозитка илтә, я акчасы булмаса, кредит алырга курка дип уйлыйк инде. Ихтыяҗ булмагач, бизнес нишли? Бер өлеше тәртәсен кире бора, ягъни ябыла; исән калганнары, гафу итегез, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булалар. Көндәшләрнең кимүе аларга булыша, чөнки аз ихтыяҗ һәм югары бәяләр фонында дефицит пәйда була башлый. Үзәк Банкта монысын финансчылар проблемасы түгел, җитештерүчеләр проблемасы дип саныйлар. Сәнәгать җитештерүе һәм икътисади үсеш өчен җавап бирүче министрлар тыз-быз килә башлыйлар инде шуннан соң. Үзәк Банк белән конфликта кереп булмый, сәясәтчеләр теле белән әйтсәк, бу «контрпродуктив», шуңа күрә алар үз тармакларында кредитларны субсидияләү идеясен алга этәрә башлыйлар. Бөтен тармаклар да берьюлы оттыра: өстенлекле кредитларга бюджеттан байтак акча бүләсе була, кредитоманнар саны артырга тиеш була, берникадәр тынлыктан соң бәяләр яңадан югары чөелә, депозитка кергән акчаны зуррак процентлар белән кайтарып бирәсе була һәм алар тагын инфляциягә үз өлешләрен кертәләр… Бу уенда бары тик банкирлар гына ота. Ә без барыбыз да оттырабыз.

                                                        Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Яндекс.Дзен


Фикер өстәү