Шартлаган йортта һәлак булган кыз «КамАЗ»да яңа вазифага күчерелгән булган

Чаллыдагы кичәге фаҗигада һәлак булган 22 яшьлек Аделина Заһриева өч ел автогигантта эшләгән. Ул «АвтоЗапчасть КАМАЗа» ҖЧҖендә кладовщик булган, ә сентябрьдә контролер вазифасына күчерелгән. Элегрәк апасы да әлеге предприятиедә эшләгән.

«Челнинские известия»гә «КАМАЗ» профкомы рәисе урынбасары Андрей Конюков хәбәр итүенчә, шәһәр хакимияте һәм автогигант тарафыннан һәлак булган кызның гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, шартлаган йортта «КАМАЗ»да эшләп киткән пенсионерлар да яшәгән. Хәзерге вакытта элеккеге дүрт хезмәткәрнең әлеге йортта яшәве мәгълүм, китерелгән зыян турында тулырак мәгълүматлар булганнан соң аларга да ярдәм күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү