Коронавируслы сырхаулар белән эшләүче район табибы: Туктап торырга вакытыбыз да, хакыбыз да юк!

Коронавирус инфекциясе күптән инде «шәһәр чире» булудан туктады. Хәзер аның белән авыручылар район-авылларда да шактый. Бу юлы вазгыятьнең нинди булуын Кайбыч районындагы вакытлыча ачылган коронавируслы сырхауларны дәвалый торган бүлек мисалында карарбыз. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара САФИУЛЛИНА белән шул хакта сөйләштек. Табибә үзе дә гел сырхаулар янында. Без аралашканда да вакыты чикле иде…

Гөлнара Илдусовна, Кайбыч районы пандемияне ничек кичерә? Кыска вакыт эчендә яңа инфекцияне дәвалау эшенә күчү авыр булдымы?

– Кайбычтагы коронавируслы сырхауларны дәвалый торган бүлек ачылганга бер елдан артык вакыт узды. Эшли башлаган чорда эш шартларына, киемнәргә ияләшү авыррак булса, хәзер инде анысын да көндәлек эш киеме сыман кабул итәбез. Бик тиз генә озатырга теләсәк тә, мәкерле авыру әле бүген дә чигенергә уйламый. Пандемия чорында тупланган тәҗрибә безнең өчен бик кыйммәтле. Авыр булса да, кирәкле ул. Без билгесезлек эчендә, гадәти булмаган шартларда, тиз вакыт аралыгында эш режимын үзгәртергә өйрәндек. Хәзерге вазгыять тизлек таләп итә, барысына да яраклашуны, барлык сынауларга әзер булуны сорый. Безнең туктап торырга вакытыбыз да, хакыбыз да юк!

Беренче сырхауны хәтерлисезме?

– Узган елның 30 апреле иде ул. Мәскәүдән кайтучы, вахтовик булып йөрүче 30 яшьлек ир-ат. Аннан шулай ук Чүти авылына кайтучы бер хатын-кызны дәваладык. Шуннан башланды инде…

Аннан үзегездә дә госпиталь ачылды…

– 9 октябрьдә вакытлыча госпиталь булдыру турында карар булды. Хәзерге вакытта 17 урынлы госпитальдә 15 кеше ята. Шуларның өчесе үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташкан, кислород белән сулаучылар да бар. 2020 елның 10 октябреннән башлап барлыгы 340 кеше дәваланып чыкты. Кызганыч, республиканың башка районнарындагы кебек үк, үлем очраклары бездә дә булды. Туганнарына, якыннарына кайгылы хәбәр җиткерү бик авыр. Моны эшебезнең иң авыр минуты дип саныйм мин. Еш кына «йокыларыннан уянсыннар инде» дип көтеп, йөрәк өзелеп утырган вакытлар да була. Шәфкать туташларыбызның битлек астындагы күз яшьләрен сөртеп алулары әле дә күз алдымда тора… Госпитальдә 17 кеше эшлибез. Чир йоктыручылар арасында күбрәк урта, өлкән яшьтәгеләр. Соңгы арада яшьләрне дә госпитальгә салырга туры килә. Коронавирус инфекциясе көннән-көн үзгәрә. Шуңа да карамастан, үлем очраклары урта яшьтәгеләргә туры килә.

– Хәзер бар җирдә дә вакцина ясату кампаниясе бара. Кайбычта бу җәһәттән нинди күрсәткечләр?

– Хәзерге вакытта район халкының 50,7 проценты прививка ясатты. Планда – 8502 кеше. Соңгы арада вакцина ясатырга теләүчеләр саны 2–3 мәртәбә артты. Тиз арада иммунитет туплап, грипп шикелле генә искә алырлык авыру булып, үткәндә калсын иде дип ышанасы килә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 Чулпан Гарифуллина

Фото: Татар-информ

 

 

 


Фикер өстәү