Ни өчен бездә COVID-19 инфекциясенә күмәк иммунитетның әле һаман барлыкка килмәвен аңлатканнар

Россиядә күмәк иммунитетның әле һаман барлыкка килмәве вакцинациянең бик акрын баруына һәм вирусның үзгәреп торуына бәйле. АКШның Вирджиния штатындагы Джордж Мейсон университеты галиме, Россия Фәннәр академиясенең медицина-генетика фәнни үзәге баш фәнни хезмәткәре Анча Баранова шулай дип белдергән.

“Без барыбыз да шуңа бик нык өметләндек. Прививка булса, иммунитет та булачак, дип уйладык. Әмма Россиядә вакцинация акрын уза. Моннан тыш вакцинаның нәтиҗәсен киметкән “дельта” штаммы тарала башлады. Шуңа авыруны кичергән һәм вакцина ясаткан кешеләр кабат вакцина ясатырга тиеш, ә ревакцинация темпы вакцинация темпына караганда да түбәнрәк. Шулай итеп, чирдән котылу процессы сузыла, күмәк иммунитет әле һаман барлыкка килми. Аның кайчан барлыкка киләчәге безнең үзебезгә, вирусның алга таба мутацияләнүенә бәйле”, – дигән Баранова.

Ул шулай ук “дельта” штаммының COVID-19 инфекциясенең соңгы штаммы булу ихтималын әйткән. Бу очракта коронавируска каршы көрәшү җиңеләячәк, бүгенге вакциналарның нәтиҗәлелеге сакланып калачак, дигән галимә.


Фикер өстәү