Чаллыда шартлау вакытында зыян күргән ирне вертолет белән Казанга китерәләр

Чаллыда газ шартлау вакытында зыян күргән 70 яшьлек ирне Казанның Республика клиник хастаханәсенә санавиация вертолеты белән китерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шунысын әйтергә кирәк, шартлау нәкъ менә пенсионер Владимир Рочевның торагында яңгыраган, нәтиҗәдә, дүрт фатир җимерелгән. Анда ике балигъ булмаган бала, бер хатын-кыз һәм бер кыз зыян күрде. 22 яшьлек Аделина Заһриева хастаханәдә үлде.

Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, Рочев ялгызы яшәгән һәм эчкечелек аркасында наркологта исәптә торган. 2010 елда пенсионер газ белән тәэмин итү хезмәтеннән баш тарткан булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү