«Омега»га күпме калды, яки көтүне пычратучы сыерлар хакында

Кешелек көрәштә бүген. Күзгә күренмәгән дөнья белән бәрелешнең туктарга исәбе юк. Зурлыгы уртача 100 нанометр, ягъни 0,1 микрон, тагын да аңлаешлырак булсын дигәндә – 0,0001 миллиметрлы таҗлы-капшавычлы шарчыклар, коточкыч тизлектә үрчеп, шактый тиз арада дөньяны басып алды да, миллионнарның тормышын катлауландырып кына калмады, инде менә ел ярым буе, көн туса, яңа корбаннар сорап һәм дә алып тора. Зәхмәт айдан-айга үзгәрә килә, әшәкеләнә. Альфа, бета, гамма, дельта-вируслар. Соңгысы – дельта дигән явызы, калган «юаш»ларны кысрыклады да азыныпмы азына бүген. Ул гынамы? Шушы атнада гына ул үзеннән эшәкерәк «бәберчен»ен тудырды. Хәзер анысы да үрчеп маташа.

Грек алфавитында альфадан алып омегага кадәр – җәмгысы 24 хәреф. Моңарчы бары физикада, математикада кулланылган билгеләр. Кем уйлаган алар медицинага күчәр, гади халык теленә керер дип. Болай барса, грекларның борынгы ул алфавитын ятлап бетермәбезме? Һәр билге – яңа дулкын. Һәр яңа дулкын элеккесенә караганда дәһшәтлерәк. Дәрдмәндне бераз гына үзгәртеп, «Нинди юллар, кайсы дулкын тарта безне җан сорап» диярсең, валлаһи. Мин бу юлларны язганда йоктыручылар һәм үлүчеләр саны буенча илдә яңа антирекорд яралганын әйттеләр. Таҗлы ул хәшәрәт, аның дельта дигәне, Россиядә көн саен бер меңнән артык кешенең гомерен ала башлады. Киләчәктә ни булыр? Чираттагы, бишенче хәреф безнең әлифбадагы Ега тәңгәл ε, ягъни «эпсилон». Җәй азагында j («йота») дигән штамм хакында да сүз нык куерып киткән иде. «Таралган, «дельта» урынын алган очракта үлем-китем ике тапкырга артачак», – дип куркыттылар. Бәхетебезгә, бәндәне теге дөньяга башкалардан остарак озатучы ул вирус йогышлылык ягыннан башка «туган»нарыннан шактый калыша булып чыкты. Ләкин мутация нәтиҗәләре, гомумән алганда, бер дә сөенечле якка түгел.

Яңадан-яңа, берсеннән-берсе хәтәр штаммнар яралып, соңгы хәреф – омегага ук барып җитмәбезме? Яисә аңа җиткәнче үк, Айвазовский картинасындагыча, «тугызынчы дулкын»  ябырылып, безне каплап китмәсме? Вирус вәхшиләнеп, «уңыш»ны мулдан җыеп торганда, «юк» дип әйтү кыен. Тик өметсезлеккә бирелү дә дөрес түгел. Вируска, килеп эләккәндә дә, бөтенләй үк бирешмәгән кешеләр бар. Ничә авырса да, чирне җиңел кичергәннәр дә хәтсез. Монысы – беренчедән. Икенчедән, вирус таралып, ел ярым гомер үтүгә үк кешелек дистәләгән төрле вакцина тудыра алды. Аларны зәхмәткә каршы суперчара дип әйтеп булмый, әлбәттә. Тик аны кадаткан очракта сине, авыл кешесе әйтмешли, каенлыкка озату ихтималы бермә-бер кими. Авырып киткәннәрне дә медицина, начармы-яхшымы, дәваларга өйрәнде. Әмма тулы җиңүгә әле бик иртә.

Кешелек көрәштә. Ул көрәшнең әле гел башка ягы да бар. Вакцина ясатырга теләмәгәннәр белән дә якалаш бара. Алар һәр илдә дә бар. Һәр илдә дә сарык бәрәне кебек кире һәм үҗәтләр. Аларны вирус ялчылары дип атау да дөрес булыр иде. Чөнки андыйлар үз гомерләрен куркыныч астына куеп кына калмый, башкаларны да чир белән исәпләшмәскә, прививка ясатмаска, битлек кимәскә өйрәтә, өнди. Һәм алар гади халык арасында гына түгел. Телефонга килгән видеога ышанганда, Белоруссия Президенты үзе үткәргән киңәшмәдә илнең сәламәтлек саклау министры белән МВД җитәкчесен пешекли. «Нигә дип халыкка көчләп битлек кидерәсез, кимәгәннәрне ник җәберлисез, штраф саласыз?» Усал чырай, рәхимсез эпититлар. Бу – Лукашенконың вируска, ул китергән фаҗигаләргә ышанмавымы, әллә очсызлы популизммы, аңламассың да. Дәүләт җитәкчеләре шулай кылангач, калганнарны ничек игә китерергә соң. Батька, бәлки, ковидны табигый сайланыш дип кабул итәдер? Картлар, яшен яшәгән, ашын ашаганнар китә торсын, Пенсия фондына җиңелрәк булыр, дип уйлыйдыр. Сәламәтлеге шәптән булмаганнар гүргә кереп ятса, илнең генофонды яхшырыр, диядер. Ә бер матур гына көнне үзе яисә якыннарыннан берәрсе авырып китеп, яшәү белән үлем арасында калса, ул ни кыланыр иде. Ковид диссидентларның (аларны антиваксерлар дип тә атыйлар) күбесе шундый бәла килгәнен көтә, күрәсең. Урысча әйткәндә, «Пока жареный петух не клюнет».

Халыктагы ваемсызлык хәттин ашкан. «Җиде көн» тапшыруында Илшат Әминов бик тә хаклы рәвештә халыкны биомассага, көтүгә тиңләп: «Көтү исән калсын өчен аның ким дигәндә 60 процентын вакцинацияләргә кирәк. Аңламаучылар, провокаторлар күп булу сәбәпле, бу эшне мәҗбүри башкару зарур, аны никадәр тизрәк башкарсак, шулкадәр күбрәк гомерләрне саклап калачакбыз», – дигән иде. Дөрес сүзләр. «Кеше – җәмгыятькә берләшкән хайван» («Человек – общественное животное»). Моны беренче Әминов түгел, ә Аристотель әйткән. Без барыбыз да Аристотель әйткән җан иясе булган тәкъдирдә, тегеләр – миллионнарны бакыйлыкка озатырга өлгергән пандемияне күрергә теләмәгән кавем, кем әйтмешли, хайванның да хайваны. Татар әйтемен искә төшергәндә, бөтен көтүне пычратучы шакшы сыерлар. Илләр, дәүләтләр аларны авызлыкламаган очракта грек алфавиты безгә тәгаен җитмәячәк. Бер Казан табибы тәкъдим иткәнчә, вакцина кадатмаганнар авырганда, аларны бушка түгел, ә үз хисапларына дәвалыйсыдыр, бәлки?

Ачыктан-ачык антиваксер булмыйча, пошмаган, чир мине урап узар, дип йөргәннәр да җитәрлек. Андыйлар ковид диссидентлардан әле бәлки күбрәктер дә. Җәен дә, көзен дә туйлар гөрләде, чираттагы ялларда чирсез замандагыча җыелу, аралашу, кунакка йөрүләр, туган көннәрне бар булган дуслар белән җәелеп китеп, дөньяны онытып үткәрүләр, сәүдә үзәкләреннән кайтып кермәү – ваемсыз халык барысын да эшләде. Прививка пунктларына барып кайту хакында гына онытты. Нәтиҗәсе: сентябрьдә көненә 17–18 мең кешенең чирләп китүе теркәлсә, бүген ул сан 36 мең чиген узды. Соңгы бер атна эчендәге үсеш кенә дә 6 мең чамасы. Математиканы аз-маз белгән кеше өчен бу – арифметик прогрессия. Сансызлыгыбызны 2022 елга да алып кергәндә, тагын да кабахәтрәк, булган вакциналарны бар дип тә белмәгән штамм тудырмабызмы? Үзен акыллыга санап йөргән кавемне иманга китерү өчен чирнең геометрик прогрессия буенча, аннан да кызурак таралуы, үләт чире заманнарындагы кебек, чебен кебек кырыла башлау, урамнарда мәетләр яту кирәкме? Ваемсызлыкның чиге булсын иде.

Наил Шәрифуллин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү