Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер

Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – ислам дөньясы: парламентара хезмәттәшлек» дигән темага багышланган видеоконференциядә шулай дип белдерде.

– Без «Россия – ислам дөньясы» стратегик фаразлау төркеме эшчәнлегенә сәүдә, чит илләрдән турыдан-туры инвестицияләр өлкәләрендә, ислам финанс системасы мәсьәләләрендә элемтәләрне үстерүче көч буларак карыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Россия Президенты кушуы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, стратегик фаразлау төркеме рәисе буларак, төркем эшчәнлегенә җитәкчелек итүен искә төшерде.

Парламент башлыгы әйтүенчә, хезмәттәшлек икътисади юнәлештә дә үсә. «Татарстанда 2009 елдан бирле үткәрелеп килүче «Россия – ислам дөньясы» халыкара икътисади саммиты күп яклы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Быел саммитта 64 илдән һәм Россиянең 41 төбәгеннән 5 меңгә якын вәкил катнашты».

Дәүләт Советы Рәисе басым ясап әйткәнчә, Россия төбәкләрендә Федерация Советының Ислам дөньясы дәүләтләре парламентлары берлеге белән хезмәттәшлек урнаштыру тәкъдимен хуплыйлар. Фәрит Мөхәммәтшин парламентларның берлектә эшләвенең Россия белән ислам дөньясы дәүләтләре арасындагы элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертәчәгенә ышанычын белдерде.

Парламент башлыгы коллегаларын киләсе елда республикада планлаштырылган мөһим чараларда катнашырга чакырды. Алар арасыннан ул Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын һәм Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче сессиясен үткәрүне аерым атап үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренең парламентлары берлеге делегациясенең Россиягә визиты кысасында парламентчыларга безнең республикага да килергә тәкъдим итте. Парламент башлыгы әйтүенчә, Татарстан ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 57 ил керә. Шуның 45е – парламентлар берлеге әгъзалары. Оешма милләтара аңлашу, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш кебек мәсьәләләрне карауны төп игътибар үзәгендә тота.

 


Фикер өстәү