Татарстан Президенты Мәскәүдә «Туполев» исемендәге предприятиедә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Туполев» ГАҖдә булды. Ул предприятие музеен, акционерлык җәмгыяте тарихын һәм төп этапларын тасвирлаган экспозицияне карады.

«Музей зонасында бүген Михаил Шидловскийга истәлек тактасы ачылды. Тантанада Рөстәм Миңнеханов катнашты», — дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар предприятиенең төп җитештерү корпуслары, шул исәптән, ремонт һәм модернизация процессында торганнары белән дә танышты.

Рөстәм Миңнеханов Мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

Билгеле булганча, 2021 елның сентябреннән Татарстан Президенты «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли.


Фикер өстәү