Чаллыда шартлау вакытында зыян күргән үсмерләрнең әбисе ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

Чаллыда шартлау булган йортта яшәгән Ивановларның ике улы да фаҗигадә зыян күргән. 11 һәм 17 яшьлек яшүсмерләрнең әбисе ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 

Әниләре Рамилә Иванованың сүзләренчә, шартлау вакытында алар дүртесе дә өйдә булган. 11 яшьлек төпчек уллары әти-әнисе белән башка бүлмәдә, олы уллары Женя йокы бүлмәсендә булган. Шартлау вакытында нәкъ менә йокы бүлмәсе җимерелгән. «Анда бар нәрсә ишелгән иде, үтеп керерлек түгел. Женя, Женя дип кычкырдык. Баштарак ул җавап бирмәде. Аннары үзенең тәрәзә янында икәнлеген әйтте. Аның ярты гәүдәсе тәрәзәдән чыгып торган булган. Улыбызны автобаскыч буйлап төшерделәр», – дип сөйләде Рамилә ханым. Хәзерге вакытта Женя авыр тән җәрәхәтләре белән реанимациядә ята. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Егетне Казанга күчерергә җыеналар. Ивановларның икенче уллары Артем да хастаханәдә. Әлегә ул шок хәлендә.

Ивановларның әбисе җылы киемнәр сорап мөрәҗәгать иткән.  Ярдәм итәргә теләүчеләр 89196840607 номерына шалтырата ала.


Фикер өстәү