QR-код бирә башлаганнан соң күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр арткан

Республикада булдырылган 60лап күпфункцияле үзәкнең болай да буш торганы юк иде. 11 октябрьдән соң эшләре тагын да артты. Мөрәҗәгатьләр күп, шуңа алар яллардан да баш тартырга мәҗбүр.

«Код бирегез безгә!»

Күпфункцияле үзәк ишеген ачарга күпчелекне менә шушы ихтыяҗ этәрә хәзер. Татарстан буенча күпфункцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, белгечләр барысын да аңлатырга, һәркемгә булышырга тырыша. Мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, аларга ялсыз эшләргә туры килә.

– Күпфункцияле үзәкләрдә чират җыела. Әйтик, 1 октябрьгә көненә 15 меңләп мөрәҗәгать кабул итсәк, шуларның 1300е – «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхесне раслау (потвержденная учетная запись ЕСИА. – Ред.) соравына кагылышлы була иде. 11 октябрьдән соң бу күрсәткечләр сизелерлек артты. Көненә 20 меңләп кеше килә, шуларның 8 меңләбе портал хезмәтләре сорауларына бәйле. 11–24 октябрь аралыгында шәхесне раслату өчен 109 меңгә якын мөрәҗәгать булды, – диде ул.

Шулай булгач, күпфункцияле үзәкләрнең ялсыз эшләми башка чарасы юк. Үзәк бүлекчәләрендә махсус кабул итү сәгатьләре дә барлыкка килгән. Бу вакытта хезмәткәрләр мөрәҗәгать итүчеләрнең бары тик порталда шәхесне раслау белән бәйле сорауларына җавап бирәчәк.

– Совет районы бүлекчәсе мисалында карасак, үзәкләр чәршәмбе һәм якшәмбедән кала кичке 5тән алып 8гә кадәр кабул итәчәк. Чәршәмбе – иртәнге 8дән 11гәчә, ә якшәмбе – иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул итү оештырылачак. 4, 6 һәм 7 ноябрьдә күпфункцияле үзәкләр ЕСИА сорауларына бәйле мөрәҗәгатьләрне иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул итәргә әзер, – дип аңлатты Ленара Мозаффарова.

Чиратта басып торырга теләмәгәннәр өчен, Ленара Мозаффарова мондыйрак киңәш бирде:

– «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлү, QR-кодны бастыру өчен кич йә якшәмбе килү кулаерак. Бу вакытта кеше азрак була. Күпләр иртән йөри бит, шуңа зур чират барлыкка килә.

Кызганыч, парольне хәтерләмәү, телефон, паспорт, СНИЛС мәгълүматларын вакытында алмаштырмау кебек сәбәпләр порталда шәхесне раслау эшен шактый катлауландыра. 98 процент очракта хезмәткәрләргә барысын да ак биттән башларга туры килә икән.

Хезмәткәрләр димәктән, үзәкләрдә кадрлар кытлыгы да юк түгел. Кеше белән эшләү барысына да җиңел бирелми, әлбәттә. Хезмәткәрләр дә чирләми тормый. «Кешеләрне яратмасагыз, күпфункцияле үзәктә эшләү авыр булачак. Без студентларны да эшкә алабыз. Өйрәтәбез, әзерлибез. Яшьләргә сынау чорында 21 мең сум күләмендә хезмәт хакы каралган. Аннан, эшенә карап, хезмәт хакы да үзгәрәчәк. Әйтик, Әтнә районындагы белгеч көненә 3–8 кеше, Казандагысы – 45әр кеше кабул итә икән, билгеле, матди хәлләре дә аерылачак», – дип аңлатты Ленара Мозаффарова.

Ничек кодлы булырга?

– QR-код ул – цифрлы штрих-код. Аны теләсә кайсы смартфон камерасы ярдәмендә танып була. Шушы кодта кешенең вакцина кадатуы яисә коронавирус белән чирләве хакында мәгълүмат урнаша, – диде Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин. – QR-кодлы документ «Дәүләт хезмәтләре» порталында сезнең шәхси сәхифәгездә вакцинаның икенче дозасын алганнан соң пәйда була. Аны «Дәүләт хезмәтләре»нең махсус кушымтасыннан да алырга мөмкин. Моның өчен шәхесегез расланган булырга тиеш. Тик моны башкару өчен күпфункцияле үзәккә бару таләп ителми. Банкларның (Ак Барс Банк, Сбербанк, Тинькофф, ВТБ, Авангард һәм башка банклар. – Ред.) мобиль кушымталары аша бу эшне тиз арада башкарырга була. Шәхси сәхифәгезгә керә алмасагыз,  122 номеры буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз. Шәхесегез расланып та, QR-кодыгыз килмәгән икән, прививка кадаткан медицина оешмасына барып, сезнең хакта мәгълүматны реестрга кертүләрен сорарга кирәк.

Министр урынбасары китергән мәгълүматларга карасаң, 11 октябрьдә «Дәүләт хезмәтләре» порталында 82324 кеше шәхесен раслаган. Хәзерге вакытта республикада яшәүче 2582324 кешенең шәхесе порталда расланган булып исәпләнә.

Сораулар туган очракта Бердәм белешмә хезмәте телефонына шалтыратырга мөмкин. Аның номеры: 8 (843) 222-06-20.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү