Рәфинә Ганиуллина сөенече белән уртаклашты

Җырчы Рәфинә Ганиуллина белән баянчы Рәзил Камаловларның сөенечләре бар. Аларның өченче уллары дөньяга килгән. Бу хакта Рәфинә инстаграмда хәбәр итте.

– Бүген безнең өченче улыбыз туды (26.10.2021). 7.00 йокыдан тордым, бүген түгелдер инде дидем, чөнки 19 октябрьдан бирле көтәбез, 8.08 минутта дөньяга килде, сизми дә калдым, Аллага шөкер!
Бәхетле бул, балакаем, безнең гаиләбезгә рәхим ит!!! — дип шатлыгы белән бүлешкән ул.

Моңа кадәр Рәфинә Ганиуллина «ВТ»да чыккан интервьюсында журналистыбызның «Бер кыз алып кайтасың килмиме?» дигән соравына болай дип җавап бирде:

– Планда бар ул. Аллаһы Тәгалә ни язган бит. Әгәр бирә икән, ничек алып кайтмыйсың инде. Әлегә улларымны тәрбиялим. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар. Мин шөкер итә торган кеше. Булган тормышым өчен бик рәхмәтлемен.


Фикер өстәү