Бүген, 27 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә торган көчле җил булырга мөмкин.
Төнлә температура -3тән 2 градуска кадәр, көндез 2-7 градус җылы булачак.