Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кешенең үлеме теркәлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Үлүчеләрнең бишесе — хатын-кыз. Алар 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елларда туган. Шулай ук 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атның да гомере өзелгән.
Коронавирус пандемиясе башланганнан соң Татарстанда 948 кеше үлгән.