Греф – Путинга: Ипотека һәм төзелеш Россия икътисадын үстерүдә этәргеч көчкә әйләнергә мөмкин

 Герман Греф фикеренчә, илдә ипотека кредиты алучылар аз, ипотека тулаем эчке продукт күләменә карата – түбән дәрәҗәдә.

Ипотека һәм төзелеш Россиядә икътисади үсеш өчен этәргеч көчкә әйләнергә мөмкин. Бу хакта Саклык банкы башлыгы Герман Греф ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда белдергән.
Греф фикеренчә, илдә ипотека кредиты алучылар аз, ипотека тулаем эчке продукт күләменә карата – түбән дәрәҗәдә.

— Якындагы елларда төзелешкә һәм төзелеш материалларына ихтыяҗ артыр, дип уйлыйбыз. Инфляция дулкыны бүгенге кебек нык кына китереп бәрмәгән очракта, ипотека һәм төзелеш икътисадны үстерүдә төп көчкә әйләнергә мөмкин, – дип билгеләп үткән Герман Греф.

Шулай ук, аның әйтүенчә, тиздән Саклык банкы ипотека алучыларның артуын көтә. Греф билгеләп үткәнчә, торак кредитына ихтыяҗ бик зур.

— Кешеләрнең кайбер категорияләре өчен дәүләт программасы юкка чыгарылу сәбәпле, ипотека кредитын алучылар кискен төстә кимер, дип уйлаган идек. Шулай да быел без аларның ишәюен көтәбез… Торак төзеп сатучылар, бәяләрне киметеп, махсус ташламалар ясап, банклар белән бергә халыкка торак сатып алуга этәргеч бирә башлады, – дигән ул.


Фикер өстәү