Быел Татарстанда 10 меңнән артык исерек йөртүче тоткарланган

2021 елның 9 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстанда исерек килеш рульгә утырган 10 676 йөртүче туктаткан. 897 кеше икенче мәртәбә эләгеп, андыйлар җинаять җаваплылыгына тартылган.

Мондый очракларны киметү максатыннан ЮХИДИ профилактика чаралары уздыра. Әйтик, 20-24 октябрь көннәрендә Чаллыда узган рейдлар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1333 очрагы ачыкланган. Исерек килеш рульгә утырган 44 йөртүче тоткарланган. Араларында 2се элек тә мондый куркыныч адымга барган булган. 14 йөртүче автомобиль белән идарә итү хокукы булмаган килеш рульгә утырган.
Билгеле булганча, аек булмаган килеш рульгә утырган өчен гамәлдәге закон буенча 30 мең сум күләмендә штраф салына. Моннан тыш, 1,5-2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр. Полиция хезмәткәре таләбе буенча медицина тикшерү узмаган кешеләргә дә шундый ук җәза каралаган.


Фикер өстәү