Эшләми торган көннәрдә балалар бакчалары һәм уку йортларының эш тәртибен аңлаттылар

Татарстанд 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәрендә, балалар бакчалары һәм мәктәп яны лагерьлары эшен дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Бу чор дәвамында кайбер предприятиеләр һәм учреждениеләр: өзлексез цикл предприятиеләре, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итә торган оешмалары эшләрен дәвам итәчәк. Алар эшчәнлекләре  зарурлыгы аркасында бу көннәрдә ял итә алмый. Шуңа бәйле рәвештә, эшләүчеләр өчен төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары эшенә ихтыяҗ бар», — диде вице-премьер.

Балалар бакчалары да эшләми торган ял көннәрендә үз эшен дәвам итәчәк. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча эшли торган мәктәп яны лагерьлары һәм балалар ял итү урыннары да эшләячәк.

Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары укуларын дәвам итәчәк, әмма кергәндә хәзерге кебек, температура үлчәячәкләр. Әгәр дә Covid-19 диагнозы яки авыру симптомнары була калса, авыру студент һәм аның белән элемтәгә кергән затлар үз изоляциягә  җибәреләчәк.

Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләрендә дәресләр вакытында дезинфекция үткәрелә.


Фикер өстәү