Татарстан укучылары “Киләчәккә билет” проекты кысасында һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уза башлады. Ел ахырына кадәр проектта 8 меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак.
18 октябрьдән Татарстанда мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеш бирүче “Киләчәккә билет” Бөтенроссия проекты эшли башлады. Шулай ук, “Россия – минем тарих” тарихи паркында “Киләчәк лабораториясе” дип аталган мультимедиа күргәзмәсе ачылды.
“Киләчәк лабораториясе” күргәзмәсе кызыклы интерактив квестлардан тора. Алар аша һәр катнашучы 30дан артык һөнәри тармак һәм 300 дән артык һөнәр белән таныша алачак. “Киләчәк лабораториясе” күргәзмәләренең максаты – укучыларны хезмәт базары, төрле тармаклар һәм һөнәрләр белән уен форматында таныштыру, белгечлекне сайлап алуның күптөрлелеген күрсәтү һәм нинди юнәлештә үсүне аңларга ярдәм итү.
“Киләчәккә билет” – 6-11 сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты. Ул “Мәгариф” милли проекты кысасында Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Быел проектта Россиянең барлык 85 төбәге дә катнаша.
Бүген Казан ярминкәсендә урнашкан күргәзмәдә Дәүләт Советы депутатлары да булды һәм “Россия – минем тарих” тарихи паркы базасында үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирүче чаралар форматын бәяләде.
– Миңа мондый формат бик ошады. Яхшы башкарылган эшләре өчен оештыручыларга зур рәхмәт. 3000 укучының инде әлеге мәйданчыкта булып каравы бик сөендерә. Мәктәптә алар белем алсалар, биредә алар үз осталыкларын күрсәтәләр, хәтта телефоннары турында да онытып әлеге процесска җәлеп ителәләр. Минемчә, мондый формат алга таба да үсеш алырга тиеш, – диде Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.
Ләйсән САФИНА