Зират белән бәйле 8 сорауга җавап

Зиратны еш кына шомлы, куркыныч, җен-пәриләр яшәгән урын буларак тасвирлыйлар. Шулай да, барыбызны да сыендырачак мәңгелек йорттан курку урынлымы? Зиярәт кылуның үз тәртибе бармы? Бу һәм башка сорауларга Наил хәзрәт Йосыпов ачыклык кертте.

– Хәзрәт, динебездә зират турында ни диелә?

– Ахирәт белән фани дөнья арасында бәрзәх дигән нәрсә бар. Ислам дине буенча, бәрзәхтә чакта тәнебез – кабердә, җаныбыз махсус бер урында була. Зираттагы кабер – ул безнең вакытлыча кала торган урын, бу һич тә мәңгелек йорт түгел. Шуны истә тотып, без зиратка барып җыештырабыз һәм мәрхүмнәргә дога кылабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган.

– Зират әдәпләре турында аңлатып үтсәгез иде.

– Зиратка барыр алдыннан тәһарәт алырга киңәш ителә. Кием чиста, пөхтә, хатын-кызларның тәне һәм чәче ябылган булырга тиеш. Зират юлында мәгънәсез сөйләшүләр һәм көндәлек мәшәкатьләрдән тыелып, зикер әйтеп барырга кирәк. Килеп җиткәч тә, капкага керү белән кабер әһелләрен сәламләп, шушы доганы укырга мөмкин: «Әссәләмү гәләйкүм, йә әһлүл-кубүүр. Үә иннәә иңшә Аллаһү бикүм ләәхикун. Нәс-әлүллаһә тәгәәлә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ». Гарәпчәсе истә булмаса, татар телендәге тәрҗемәсен әйтеп сәлам бирергә була: «Әссәламегаләйкем, йә каберләр әһелләре! Без дә кайчан да булса сезгә кушылачакбыз… Сезнең өчен дә, үзебез өчен дә Аллаһтан гафу ителүне сорыйбыз».

Зират эчендә йөргәндә сак булу сорала, каберләрне таптамаска иде. Ике яисә берничә кеше бергә килгәндә, зиратта шаярмаска, көлмәскә һәм кычкырып сөйләшмәскә кирәк. Туганыгыз кабере янында шул кабер әһеленең гөнаһлары гафу ителүен, кылган изгелекләре, гыйбадәтләре кабул ителүен сорап дога кылу хәерледер.

Гомумән, зират әдәпләре мәсьәләсенә килгәндә, ислам динендә кабул ителгән кагыйдәләрне бозмау сорала. Әйтик, кабергә (чардуганга) ясалма чәчәкләр, уенчыклар, акча кую, фотосурәт төшерелгән кабер ташы урнаштыру – бу шәригатькә туры килми торган гамәлләрдер.

– Хатын-кызларга, балаларга зиратка керергә ярыймы?

– Хатын-кызга мәрхүмне җирләгән вакытта гына зиратка керергә рөхсәт ителми. Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, хатын-кызга зиратка бару рөхсәт ителә. Элек-электән бу мәсьәләгә карата ике төрле фикерләү бар. Ярамый дип әйтүчеләр моны сөекле пәйгамбәребезнең: «Каберләрне зиярәт кылган хатын-кызларга Аллаһның фәрештәләре ләгънәт укырлар», – дигән хәдисенә таянып әйтәләр. Әмма пәйгамбәребезнең икенче бер хәдисендә: «Мин элек тыйганны рөхсәт иттем», – диелә. Элек җаһилият (мәҗүсилек. – Ред.) заманында хатын-кызлар тиешенчә киенә, госел тәртипләрен үти белмәгән. Шул вакытта аларга зиратка бару тыелган булган. Соңыннан рөхсәт ителгән. Бер хатын–кыз зиратта елап утырганда, сөекле пәйгамбәребезнең аңа: «Ник елыйсың, кабер янында еларга ярамый!» – ди. Ул аңа: «Нишләп кабер янында утырасың?» – дими бит. Хәдисләрдән без Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабер янында дога кылуын беләбез. Шуңа да хатын‑кызга, госелле булса, башына яулыгын бәйләсә, тиешенчә киенсә, күрем вакытына туры килмәсә, аңа да зиратка бару тыелмый.

Балаларга да зиратка керү тыелмаган. Ләкин монда берничә әйбергә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, баланы зиратка нинди максат белән алып керәсез? Икенчедән, кечкенә баланың психикасына зыян китерерлек гамәлләр кылынмасмы? Ә, гомумән алганда, балаларга ахирәт турында, һәрбер гамәлебез өчен җавап бирәсе булу турында белү мәслихәт.

– Өлкәннәрдән: «Зиратка бармак белән төртмә, күрсәтмә!» – дигәнне ишеткән бар. Нәрсәгә бәйле ул?

– Гомумән алганда, бармак белән төртеп күрсәтү һәм бер-беребез белән аралашканда бармак белән ишарә итү – әдәпсезлек билгесе. Дингә килгәндә дә, зират әдәбе турында сөйләгәндә дә әлеге тәртипләр саклана.

– Зираттан куркырга кирәкме?

– Юк, исән кешегә зиратка керүдән куркырга кирәкмәс. Бары тик һәркемнән зират әдәпләрен үтәү сорала.

– Зиратта ятып, утырып торырга, зиратта үскән җиләк-җимешне ашарга, үләнен чабарга ярыймы?

Зиратта ятып, утырып тору тыелмый. Тик кабер өстендә генә түгел! Җиләк-җимеш экологик чиста җирдә икән, исраф булмасын дип, ашарга яисә аны сатып, зиратка берәр кирәкле әйбер алырга мөмкин.

Үләнне чабарга ярый һәм кирәк тә. Тик чамасын белеп! Кабер ташларына, чардуганнарга зыян китермәү мөһим.

Кабер ташларын алмаштырып тору кирәкме? Йә бер тапкыр кую да җитәме?

– Кабер ташы мәрхүмнәребезнең күмелгән урынын табар өчен куела. Әгәр дә кабер ташы ватылса, искерсә, яисә үлгән кешенең исеме күренми башласа, шул вакытта аны яңага алмаштырырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Госман бин Мәзгунны күмгәндә таш куя һәм: «Шушы тамга буенча мин аның каберен танырмын һәм үземнең туганнарымны да аның янына күмәрмен», – дигән сүзләр әйтә.

– Хәзрәт, зиратка әйбер алып килсәң, аны шунда ук калдырырга кирәк, диләр бит. Әйтик, өмәләр вакытында кемдер тырма, көрәк, буяулар алып килә. Димәк, алар шунда калырга тиешме?

– Юк, калдырырга кирәкми. Алып кайтырга ярамый дию – хорафатлык. Кулланылган әйберләрнең кирәкмәгәнен, чүп-чарны зиратның чүп савытына ташларга була. Ә инде көнкүреш өчен кирәкле көрәк, тырма, пычкы ишеләрне, әлбәттә, кире алып кайтырга кирәк.


Фикер өстәү