Әфган татарлары ярдәм көтә

Әфганстанда яшәүче татарлар өчен шәп яңалык бар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр хәлгә юлыккан милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузарга карар кылды. «Әфганстанда яшәүче татарларның авыр хәле турында Президентка җиткерелде. Бу җәһәттән Татарстан вице-премьеры, «Милли шура» советы рәисе Васил Шәйхразыевка андагы татарларның санын һәм нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга кушылды», – диде Президентның матбугат сәркатибе Лилия Галимова.

Он, шикәр, үсемлек мае кирәк

Аңа кадәр Мөселманнарның ватанпәрвәрлек хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин, «Татар-информ» агентлыгында журналистлар белән очрашып, Әфганстанда яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, хәл-әхвәлләре белән таныштырган иде. «Әфганстанда хәрби бәрелешләр бара. Өстәвенә АКШ банк счетларын япты. Шуңа күрә берничек тә акча белән эш итеп булмый. Гаиләләр ачлыктан интегә. Балалар үлә. Беренче чиратта он, шикәр, үсемлек мае белән тәэмин итә алсак, әйбәт булыр иде, – дип үтенечен җиткерде ул. – Гуманитар ярдәм төялгән машиналар өч көндә барып җитә ала. Аны без, Үзбәкстан аша кертеп, милләттәшләребезнең үз кулларына тапшырыр идек. Тарату буенча бернинди проблема да булмас дип уйлыйм. Тик моны бер ай эчендә хәл итәргә кирәк, чөнки кыш җиткәч, юлларга кереп булмый. Анда яшәүчеләр безгә үлгән балаларының фотоларын җибәрәләр, Әфганстан татарлары лидерларыннан ярдәм сорап хатлар килә. Өч ай элек без аларга дарулар җибәрә алган идек. Хәзер инде бөтен өметебез – Татарстанда».

Очрашуга килүчеләр сөйләвенчә, Әфганстанда татарлар башлыча Көнчыгыш Азия илләре чигендә, төньякта урнашкан провинцияләрдә яши. Анда талиблар килеп җитмәгән әле, ди алар. Җирле халык үз авылларын, өязләрен күз карасыдай саклый. Әмма халык саны кискен төстә кими. Сугыш булгач, өйләреннән чыгып китәләр дә эзсез югалалар икән.

Әле күптән түгел генә Әфганстанда яшәүче татарларның бернинди статусы булмаган. Аларны хөкүмәт милләт буларак танымаган. Татарларга хәтта зиратта мәет күмәргә дә ярамаган. Татарлар анда яшәүче үзбәкләргә, таҗикларга, төрекмәннәргә елышкан. Шуңа күрә дә алар башка милләт халкы булып язылырга мәҗбүр булганнар.          Әфганстан Конституциясенә кертелеп, Татар милләте дигән статус белән электрон паспортлар бирелү эше җайга салынгач кына хөкүмәт алышыну барысын да челпәрәмә китергән.

Татарлар арасында гыйлемле кешеләр, медицина хезмәткәрләре, хөкүмәттә хезмәт итүчеләр дә булган. Кышлакларда яшәүчеләр авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Үстергән җиләк-җимешләрен үз арасындагы эшмәкәрләр башка илләргә, бигрәк тә Һиндстанга, Иранга, Пакыстанга сата алганнар. Тик сугыш башлангач, хәлле кешеләрнең күбесе күченеп киткән. Ярлыраклары, китәргә мөмкинлек булмаганнары торган җирендә яшәп калган. «Шуңа күрә дә аларның тормышы фаҗигале төс ала бара. Үстергән җиләк-җимешләрен, җитештергән продукцияләрен дә сата алмыйлар. Акча булмагач, террор күренешләре дә арта», – ди Рөстәм Хәбибуллин.

Татарлар кайдан килгән?

Тарих битләренә күз салсак, Әфганстан территориясендә татарлар мең елдан артык, Хәрәзм чорыннан бирле яшиләр икән. Аларның күбесе Урта Азиядән күченгән. Заманында «Ефәк юлы» буйлап утрак тормыш алып барганнар, әлбәттә инде, сату-алу белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер исә бу илдә миллионнан артык татар яши дип исәпләнә. Электрон паспортны 50 мең татар рәсмиләштерергә өлгергән. Башка саннар да бар. Әмма көчле ассимиляция барганлыктан, төгәл исәп-хисап ясалмаган. Ни кызганыч, тел дә югалган. Алар бүген фарсы, үзбәк, пушту телләрендә сөйләшәләр. Төрле җирләрдә яшәгәнлектән, аралашу мөмкинлеге дә чамалы. Әмма бүген Әфганстан татарлары берләшергә омтыла. Алар рәсми төстә татар дип теркәлү яклы. Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, Россия үзәгендә татарлар яшәвен күбесе белмәгән. Татарстан дигән җөмһүрият барлыгын ишеткәч, бик шатланганнар, күңелләре күтәрелеп киткән. Очрашуда әйтелгәнчә, Әфганстанда ике татар мәктәбе дә ачканнар. Тик дәреслекләр булмау гына авырлыклар тудыра икән. Шулай да күңелләрен төшермиләр. Татарстан Президентына да, Бөтендөнья татар конгрессына да мөрәҗәгать белән чыкканнар.

Рөстәм Хәбибуллин шулай ук Татарстанда Әфганстан илчелеге ачу идеясен дә җиткерде. Лилия Галимова бу эш белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы шөгыльләнгәнен әйтте.

Моннан шактый еллар элек мин үзәк каналларның берсендә Әфганстанда яшәүче татарлар турындагы очраклы гына бер тапшыруга юлыккан идем. Шунда татар авылларын күреп бик гаҗәпләндем. Учак янында күмәч пешерүче хатыннар алып баручының сорауларына ниндидер телдә җавап бирделәр дә (ул бәлки фарсы теле булгандыр) аннан соң саф татар телендә, өздереп, «Туган тел»не җырлап җибәрделәр. Тәрҗемәче: «Үзебез сөйләшә алмасак та, җырларыбызны әби-бабайларыбыз туган телебездә өйрәтеп калдырды», – дип моңлануларын җиткерде. Шунысы бигрәк тә йөрәккә уелып калган.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү