Каенанага ничек ярарга? 5 КИҢӘШ

Кеше турында беренче күрүдә туган тәэсир иң көчлесе, диләр. Психотрепевт Дарья Милай таныш булмаган кеше турында уңай яки тискәре фикер туу өчен 2–4 минут вакыт җитә дип саный. Шуңа күрә кияүгә чыгарга җыенучыларга булачак каенаналары белән очрашуга алдан әзерләнеп барырга киңәш ителә.

  1. Булачак ирегездән аның әнисенең кызыксынулары һәм нәрсә ярату-яратмавы турында сорашыгыз.
  2. Егетегезнең әнисенә хөрмәт белән исеме һәм әтисенең исеме белән (Мәсәлән, Камилә Сәлимовна дип) эндәшегез.
  3. Аның кызыксынуларын истә тотып бүләк әзерләгез.
  4. Беренче очрашу сезнең файдага булсын өчен булачак каенанагыз белән ягымлы, нәзәкатьле итеп сөйләшегез.
  5. Тыныч, ихлас булыгыз, ясалмаланмагыз.

Фикер өстәү