Гинцбург: Коронавируска каршы прививка ясатканнар да авырырга мөмкин

Коронавирустан вакцинацияләнгән кеше дә авырырга мөмкин, чөнки «Дельта» штаммасы организм белән үзара бәйләнешнең аерым бер үзенчәлегенә ия, дип белдерде Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология Милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург.

«Прививка ясатканнар йоктыра, чөнки «Дельта» штаммасын йоктырганда хәтер күзәнәкләре эшләп өлгерми. «Дельта»-штамм күзәнәкләр белән үзара тәэсир итешү характерын үзгәртте һәм күзәнәкләр эчендә яши», — дип аның сүзләрен китерә «РИА Новости» 30 октябрьдә.

Ул вирус күзәнәкләргә үтеп керергә өлгерә, дип өстәде, чөнки прививкадан соң алты-сигез ай узгач, кешеләрнең антитәнчекләр титры кими башлый, ә сакланып калган хәтер күзәнәкләре зарарланганнан соң икенче-дүртенче көндә антитәнчекләрне эшли башлый, ләкин соң була инде».

Вирус бер күзәнәктән чыкмыйча гына икенчесенә тарала, һәм бик күп микъдарда туплана, дип ачыклык кертте Гинцбург.
Канда даими рәвештә антитәнчекләре дәрәҗәсе югары булсын өчен, алты айга бер тапкыр вакцинация узарга кирәк, дип нәтиҗә ясады белгеч.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү