«Шулай язылгандыр инде» дип кул кушырып утырырга ярыймы?

Язмыштан узмыш юк… Фанилыкта адәм баласы тарафыннан иң еш әйтелә торган сүзләрнең берсе бу. Уйлаган эшебез барып чыкмаса да, теләкләребез чынга ашмый йөдәтсә, юлыбыз уңмаса да, язмышка сылтыйбыз. Язмыштан чынлап та узмыш юкмы? «Сәлах» мәчете имамы Булат хәзрәт Насыйбуллин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Булат хәзрәт, ислам дине язмыш, тәкъдир төшенчәләренә нинди мөнәсәбәттә?

– Динебездә иманның шартларыннан алтынчысы – тәкъдиргә (кадәргә) һәм язмышка (кадага), барлык яхшылык һәм яманлык Аллаһы Тәгаләдән булуына ышанудыр. «Һичшиксез, без һәр нәрсәне бер тәкъдир белән (дөрес үлчәү белән үлчәп) яралттык (54:49)», – дип боера Аллаһы Тәгалә. Бу аятьтән аңлыйбыз ки: Аллаһ бу дөньяны, бу дөньяда, җирдә, күктә булган барча мәхлүкатны – күзгә күренми торган микроблардан алып галәмдәге йолдыз һәм планеталарга кадәр – алдан җентекләп планлаштырган, һәрберсен үлчәп вазыйфаландырган һәм төрле математик модельләргә, физик законнарга буйсындырган. Үз кодрәтенә һәм белеменә бәйле булган төгәл тәртипкә салган. Шуңа күрә: «Аның ихтыярыннан башка хәтта бер генә яфрак та өзелеп төшмәс», – диелә Коръәндә. Бу акылыбызга сыймаслык алдан үлчәнгән программа яки план, дөнья яратылганнан алып беткәнчегә кадәр буласы әйберләр Ләүхел-мәфхүздә (күктә саклана торган тәкъдир язуында) язылгандыр. Барысы арасында аермалы буларак Раббыбыз кешеләрнең, Адәм балаларының язмышын билгеләгәндер. Пәйгамбәребез: «Аллаһ күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышын язып куйган», – дип белдерә. Кешеләрнең язмышы тулаем Аллаһның тәкъдиренә бәйле. Ничек язылган булса – шул була, чөнки Аллаһның гыйлемендә ялгышу, хата юк. Әмма башка мәхлүкатлардан аермалы буларак, безгә Аллаһ тарафыннан ихтыяр һәм сайлау мөмкинлеге бирелгән.

Без сайламый торган, мәҗбүри буйсына торганнарга тәкъдиребездә билгеле булган вакытта, җирдә, ата-анадан, милләттән, ир яки хатын булып тууыбыз, үлүебез, тәкъдирдә язылганча тән төсе, буй, сәламәтлек, акыл, органнарының эшләве, хаҗәт үтәү сыман әйберләр керә. Барысы да гомуми галәм тәртибенә буйсына. Гамәлләрең, гыйбадәт кылуың, сөйләгән сүзләрең, ризык табу, кәсеп итү –  болар барысы да Аллаһка алдан билгеле булып, алдан язылган булса да, синең ихтыярыңа калдырылгандыр. Син сайлап, син кылганың, эшләгәнең өчен үзең җаваплы. Шуңа күрә без Адәм балалары үз язмышыбызны билгеле бер дәрәҗәдә үзебез язабыз, тик нәтиҗә Аллаһтан.  Гамәл дәфтәрләребезнең авторы үзебез булабыз. Әмма Аллаһтан булган ярдәмсез, аның боерыгы булмыйча бер нәрсә эшли алмас идек.

–  Адәм балаларының бер ише: «Язмыштан узмыш юк», – дип яши. Икенче берәүләр, бу дөньяда кылган ниндидер гамәлләр ярдәмендә язмышны үзгәртеп була, дип ышана. Бу фикерләрнең кайсысы чынбарлыкка туры килә?

–Бу төшенчәләрнең икесе дә дөрес. Чыннан да сиңа күрергә тәкъдир кылынганны һичшиксез күрәчәксең. «Әгәр дә болай булган булса, бу болай булыр иде», –  дип әйтү дә дөрес түгел. «Әгәр дә» сүзе – шайтаннандыр. Ник дигәндә, без ни булачагын алдан белә алмыйбыз. Киләчәктә безне ни көткәнен Ләүхел-мәфхүздән дә укып белеп булмый. Пәйгамбәребез бер көнне болай дигән: «Аллаһны исеңдә тот һәм син аны үз алдыңда күрерсең. Чәчәк аткан вакытыңда Аллаһны белсәң, Ул сине мохтаҗлыгың вакытыңда онытмас. Бел: сиңа кагылмый үткән нәрсә сиңа кагылырга тиеш түгел иде. Ә сиңа кагылган нәрсә кагылмыйча үтеп китәргә тиеш түгел иде. Шулай ук бел: түземлектән башка – җиңү, югалтудан башка – табыш, кыенлыктан башка җиңеллек юк». Кыскасы, мөселман үткәннәргә: «Моны миңа Аллаһ теләде», – дип, булганнарга баш иеп, тәкъдиренә ризалык күрсәтер. Әмма киләчәккә һәрвакыт көч һәм куәт иясе булган Раббына тәвәккәл кылыр, үзенә олуг максатлар куеп, тырышлык күрсәтер. Без беркайчан да, өметебезне кисеп, шулай язылгандыр инде дип туктарга тиеш түгел.

Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү гомерне озайта, диләр. Бу фикер белән килешәсезме? Безгә тиешле гомерне озынайтып буламы?

– Бер көнне Пәйгамбәребездән: «Әй Аллаһның Рәсүле! Шифа нияте

белән укыган өшкерүебез, дәвалану өчен кулланган даруларыбыз һәм үзебезне саклау Аллаһның тәкъдирен үзгәртерме?» – дип сорадылар. Пәйгамбәребез: «Болар барысы да Аллаһның тәкъдиредер», – дип җавап кайтарды. Тәкъдир кылынган язмыш күп очракта сәбәп = нәтиҗә канунына бәйле. Әлбәттә, кайбер сәбәпләрне кылу кеше гомерен озынайта. Мәсәлән, Пәйгамбәребез туганнар белән аралашу-күрешү, сәдака өләшүнең гомерне озынайтканын, бәлаләрдән саклаганын белдерә. Димәк, Аллаһы Тәгалә кешенең кылачак гамәлләрен алдан белгәнгә күрә, аңа озын гомер яшәячәген яза. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә: «Әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иртә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс», – ди. Шуңа күрә һәр көнебезне соңгы көн дип хис итеп, мәңге яшәрбез сыман күп итеп изгелек кылу нияте белән яшәргә тырышырга тиешбез. Ни дисәң дә, бу дөнья – фани. Үлем киләчәк, үлемсез мәңгелек хаят безне ахирәттә көтәдер.

Кайчак кеше турында: «Ул атасы яки анасы язмышын кабатлады», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бала ата-ана язмышын кабатлый аламы?

– Бу мөмкин. Ата-ана баласына үзләренә бирелгән тәрбияне бирә, үзләренә күрсәтелгән яшәү рәвешен өйрәтә. Генетика буенча да ата-анадан күпме сәләт, характер, үзенчәлекләр күчә. Шуңа күрә балалар аларның хаталарын да кабатларга мөмкин. Әмма бу мәҗбүри хәл түгел. Пәйгамбәрнең баласы иман китермичә кяфер була алган кебек, сәрхушләр гаиләсендә үскән бала да акыллы, җәмгыятькә файдалы кеше була ала. Караклар гаиләсендә туган сабый – бик гадел хаким, потка табынучының баласы, иманга килеп, җәннәт әһеле булырга мөмкин. Аллаһның тәкъдир гыйлемен аңлау авыр, тулысынча аңлау мөмкин түгел, бу сорауларга бик тирән кермәү хәерлерәк. Әмма шунысын онытмыйк: безгә тәкъдир кылынган һәрбер нәрсәдә зур хикмәт һәм мәгънә бар. Без тәкъдир һәм язмышка инанабыз, бирелгән ихтыярыбызны кулланып, Аллаһ кушканнарны үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга тырышабыз. Каләм инде аерылган һәм кәгазь битләре инде кипкән булса да, без һәрвакыт догада булыйк. Бик күп хаталар кылган булсак та, гомеребезнең хәерле тәмамлануын сорыйк. Барыбызга да Аллаһның ризалыгына ирешергә, мәңгелек ахирәт тормышларыбызда җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсен!

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: info-islam.ru

 


Фикер өстәү