Татарстанда җанисәптә катнашучылар арасында 28 айфон уйнатыла

1-14 ноябрьдә Татарстанда халык санын алу участокларында җанисәптә катнашучылар арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә онлайн фотобәйге узачак.

Фотоконкурста катнашучылар халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоларын #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш. Бәйгедә 14 яшьтән теләгән һәркем катнаша ала.

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркеме туры эфирында 1-14 ноябрьдә көн саен 20.00 сәгатьтә фотоконкурста катнашучылар арасында икешәр җиңүче сайлап алыначак, аларга iPhone13 смартфоннары тапшырылачак. Барлыгы егерме сигез iPhone13 уйнатыла.

Онлайн фотоконкурста катнашу шартлары:

— Халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә;

— Фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән урнаштырырга (бәйгедә катнашучының социаль челтәрдәге аккаунты яки сәхифәсе ачык булырга тиеш);

— Туры эфирда фотоконкурсның нәтиҗәләрен көтәргә (көн саен 20.00 сәгатьтә. Әгәр җиңмәгәнсез икән, сезнең фотосурәт фотобәйгенең алдагы көннәрендә 14 ноябрьгә кадәр катнашачак).

Конкурста катнашучылар түбәндәге ике сылтама буенча үзләренең стационар халык санын алу участоклары адресын таба ала: https://vk.cc/c7pBTv һәм https://vk.cc/c7pBWo.


Фикер өстәү