Чаллыдагы күпкатлы йортта газ шартлауга сәбәпче булган ир-ат үлгән

Ул Республика клиника хастаханәсендә дәваланган. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 70 яшьлек Владимир Рочевның тәне 80 процент пешкән булган.

Атна буе табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшкән, тик, кызганыч, коткарып кала алмаганнар. Өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда 25 октябрьдә газ шартлап, йортның дүртенче һәм бишенче катлары җимерелде. Шартлау булган фатирда яшәүче ир-ат исерткеч эчемлекләр белән мавыгуы аркасында наркологка учетта торган булган.


Фикер өстәү