Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең операция һәм реанимация бүлегендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. 15 ел эшләү дәверендә биредә 77 меңнән артык операция ясалган. Рөстәм Миңнеханов операция һәм реанимация блогында булды.

«Әйдәп баручы хирурглар үзләре эшли торган инструментарийларны күрсәтте, шулай ук операцияләр ясау буенча яңа технологияләр турында сөйләделәр, аерым алганда, борын аша баш миенә операция турында», — дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Хирургия комплексы 2006 елда реконструкциядән соң файдалануга тапшырылды.

Сүз уңаеннан, бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 12 операция планлаштырылган. 15 елда барлыгы 1,5 миллионга якын кеше ярдәм күрсәтелгән. Медицина учреждениесендә 1,7 меңгә якын кеше эшли.


Фикер өстәү